24 сентябрь 2014 яңалыклары
-
Питрәч районы Иске Шигали авылы мәчете айлы булды
Иске Шигали авылы мәчете бу көннәрдә айлы булды. Узган атнада изге күңелле кешеләр тырышлыгы белән төзелгән мәчетнең манарасын һәм ярым аен урнаштырдылар. Хәзер инде авыл халкы түземсезләнеп мәчетнең ачылуын көтә.
-
Питрәч районының халыкны эш белән тәэмин итү үзәге эшсез гражданнарга ярдәм итә
Узган елны халыкны эш белән тәэмин итү үзәге гражданнарга шәхси эшен башлап җибәрү өчен бирә торган субсидиянең күләме арта. Элегрәк ул 58 мең 800 сумны тәшкил итсэ, хәзер исә 117 сум 600 сумга күтәрелгән. Әмма шуңа да карамастан, бу юнәлеш буенча эшен башлап җибәрергә теләүчеләрнең саны артмаган.
-
Гаепле җәзасын алыр
Питрәч районы башкарма комитетында административ комиссиянең 15 нче утырышы булып узды. Комиссия әгъзалары 7 беркетмә буенча карар кабул иттеләр.
-
Спорт – сәламәт яшәү чыганагы
Йөгерү - иң кулай спорт төредер мөгаен. Бернинди дә спорт инвентарьлары, кыйммәтле тренажерлар сатып алырга кирәкми. Рәхәтләнеп чык та йөгер. Ә файдасы турында барыбыз да белә. Шуңа күрә сәламәтлекләрен кайгыртучылар йөгерү белән шөгыльләнә дә инде. Ә "Милләтләр кроссы - 2014" һәркемгә йөгереп карау мөмкинлеге бирә.