Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ФОТОРЕПОРТАЖ

Питрәчтә Color Fest буяулар фестивале булып узды

Балалар шәһәрчегендә елның иң якты вакыйгасы - Яшьләр көне булып узды! Барлык катнашучыларны да бик күп сюрпризлар көтте һәм аларның берсе - Color Fest буяулар фестивале иде.

Якты һәм гадәти булмаган әлеге фестиваль питрәчлеләрне матур төстәге буяулар белән бизәде. Бәйрәмнең бер өлеше булып яшьләр һәм спортчылар арасындагы активистларны бүләкләү тантанасы саналды. Алар грамоталар һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнделәр. Шулай ук бу көнне сәхнәдән бу елда сөнечле вакыйгалары - бала туу бәхете булган әти-әниләрне котладылар, өйләнешүчеләрне һәм медаль алган чыгарылыш укучыларын хөрмәтләделәр һәм яшь питрәчлеләргә паспорт тапшырдылар. Барлык теләүчеләр дә катнаша алган әлеге яшьләр бәйрәме дәртле биюләр белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса