Авыл хуҗалыгы эшләрен планлаштырганда әлеге мәгълүматны исәпкә алырга киңәш ителә.
«Август-Теләче» ҖЧҖ авыл хуҗалыгы культураларын пестицидлар һәм агрохимикатлар белән эшкәртү буенча эшләр турында хәбәр итә. Чаралар 31 августтан 7 сентябрьгә кадәр планлаштырылган.
Эшкәртү зонасына түбәндәге торак пунктлар тирәсендәге территорияләр керә: Люткино, Шәле, Пелево, Күн, Нептун, Кызыл Яшьләр, Яңа Никольский, Әлбәден, Сөләнгеш, Иске Йорт, Чыты, Керәшен Сәрдәсе, Көлкәмәр, Рус Казысы, Татар Казысы, Иксуар, Екатериновка, Александровка, Урта Дәүләзәр.
Авыл халкына һәм авыл хуҗалыгы җитештерүчеләренә тиешле саклык чаралары күрергә киңәш ителә.