Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Басу-кырлардан хәбәр

Безнең районда бөртекле культураларны урып-җыюга июльнең соңгы көннәрендә керештеләр. "Уңыш яхшы, төп бурыч - югалтуларсыз җыеп алу”, - диләр аграрийлар

Комбайнчылар (сулдан уңга) Мөдәррис Кәримов, Тимофей Романов, шофер Артем Вәлиев һәм баш агроном Йосыф Идиятов арпа басуында. Автор фотосы.

 

Суктыруга беренчеләрдән булып “Агролак” ҖЧҖ комбайннары чыкты.

- Бөртекле культуралар бездә барлыгы 4000 гектарга якын мәйданны били, - ди хуҗалыкның баш агрономы Йосыф Идиятов. - Безнең басуларда дүрт комбайн, икешәр “Полесье” һәм “Нива-СК-5 М1” комбайннары эшли. Ашлыкны ташуга КамАЗлар һәм ГАЗ-53 автомашиналары җәлеп ителгән. Ындыр табагында да эш план буенча бара, хәзер анда эшчеләр орлык әзерләү белән шөгыльләнәләр.
Узган ел урып-җыю нәтиҗәләре буенча без район буенча өченче урынны алдык. Комбайнчылар Георгий Калашников, Евгений Федотов һәм машина йөртүче Артем Вәлиев җиңүчеләр һәм призерлар арасында булдылар. Быел без тагын лаеклы нәтиҗәләр күрсәтергә ниятлибез. Моның өчен барысы да бар - мул уңыш, тәҗрибәле механизаторлар һәм яхшы техника.
Арпа җыеп алынган бу басуда уртача уңыш гектарыннан 32-35 центнер тәшкил итә. Башка басуларда да яхшы уңыш көтәбез. Әмма көчле яңгырлар арышка зыян салды. Аны җыю өчен күп көч куярга туры киләчәк, - дип билгеләп үтә Йосыф Идиятов. Үз эшен белгән аграрийлар ярдәме белән барысы да килеп чыгачак, дип саный ул.
Тәҗрибәле комбайнчыларның берсе Мөдәррис Кәримов 25 сезон инде үз комбайнын кырларга алып чыга.
- Быел уңыш бик яхшы, - ди Мөдәррис. - Бер әйләнеш ясарга да өлгермисең, “Нива” бункеры инде тулы. Һава торышы искиткеч, стимул бар, шуңа күрә яхшы кәеф белән эшлибез.
Тимофей Романов та, хезмәттәше кебек үк, “Нива” комбайнында эшли.
- Мин бу басуларны үзем чәчтем, эшкәрттем, менә хәзер уңыш җыям. Аларны биш бармагым кебек беләм, - ди Тимофей. - Әйе, уңыш узган еллардагыга караганда күбрәк сөендерә, югалтуларсыз җыеп алырга тырышабыз, - дип ышандыра ул.

“Агролак” ҖЧҖдә уртача уңыш гектарыннан 37,1 центнер тәшкил итә, “Макс-Ойл” ҖЧҖдә бу сан - 31,7, “Ак барс Питрәч” ҖЧҖдә - 30,8, “Рацин Шәле” ҖЧҖдә - 27,7 центнер. Район буенча уртача уңыш - гектарыннан 31,5 центнер, бөртекле культуралар 30564 гектар җирне били. 6 августка 5326 гектарда суктырылган.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X