Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер гасырлык гомер

Хәзерге вакытта Татарстанда яше 90нан узып китүчеләрнең саны 9 мең булса, шуның 152се - 100 яшьтән өлкәнрәк. Бер гасырлык юбилейларын билгеләп үтүчеләр арасында Питрәч районының Осиново бистәсендә яшәүче Шпилева Александра Петровна да бар. Әле күптән түгел аңа 100 яшь тулды. Гомер бәйрәмендә бу көнне аның янына балалары, оныклары, оныкчыклары җыелды....

"Яшең җитсә кырыкка, эшләр китә шырыкка" диергә яратучылар күп булган бүгенге заманда, йөз яшен тутыручы Александра Петровна соклану хисе тудыра.Бер гасырлык гомерендә ил гизәргә дә, бик күпне күрергә дә, гаять авыр хәсрәтләрне үз иңнәрендә күтәрергә дә насыйп була аңа.
Александра Петровна 1911 елны Казан өязендә зур гаиләдә дөньяга килә. Ильинка авылында яшәүче Павел Шпилевка кияүгә чыгып, бер-бер артлы дөньяга килгән 3 балаларына сөенеп яшәгәндә, сугыш башлана. Бәхетенә каршы, аның тормыш иптәше сугыш кырларыннан исән-сау әйләнеп кайта. Тагын 2 уллары туа. Александра Шпилева гомере буе көнне-төнгә ялгап, колхозда эшли. Тормышның ачысын да, төчесен дә татырга туры килә аңа. Ләкин ул да озын гомерле кешеләрне аерып торган бер сыйфатка ия - тормыш авырлыкларыннан сыгылмый, бернидән дә зарланмыйча, тормышны яратып яшәвен дәвам итә.
Бүгенге көндә ул, мөгаен, иң бай әбидер. Чөнки аның 4 баласы, 9 оныгы, 11 оныкчыгы һәм оныкчыкларының да инде балалары бар. Хәзерге вакытта ветераннарны торак шартлары белән тәэмин итү программасы буенча бирелгән яңа квартирда кызы тәрбиясендә яши.
Бер гасырлык юбилее көнне йөзьяшәр әби балалары, оныклары, барлык туганнарыннан гына түгел, район хакимиятеннән дә котлаулар кабул итте. Район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин республика хакимияте һәм үз исеменнән котлауларын җиткереп, истәлекле бүләкләр тапшырды.
Озын гомерле кешеләргә иң еш бирелә торган сорау бар, озак яшәү сере нидә? Ләкин Александра Петровнаның үзенә һәм үткән тормыш юлына күз салсаң, бу сорауны бирмичә дә җавапны табып була: кешеләргә, тормышка, тирә-юньгә битараф булмау, хәсрәт-кайгыларга чыдам булу һәм, иң мөһиме, дөньядан канәгать булып яшәү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X