Алга
  • Рус Тат
  • “Без хәзер өйгә кайта алмыйбыз...”

    - Без бөтен йорт җиребезне ташлап, бары документларны һәм иң кирәкле әйберләрне генә алып, билгесезлеккә юл тоттык, - ди Елена Зарипова. Әле бер ай элек кенә ул дуслары, туганнары кебек Донецк өлкәсенең Снежный шәһәрендә гадәти тормыш белән яшәгән.


    - Тормышым шулай булыр дип башыма да китерә алмый идем. Дусларым да, туганнарым да шулай уйлый иде. Яраткан эшем (ул безнең кебек үк җирле газета хезмәткәре булган), көнкүреш-яшәешләребез көйләнгән, дус-ишләр, туган-тумача - бар да бар иде. Гадәттә, көндәлек ыгы-зыгыда без бу бәхетле минутларның берсенә дә игътибар итмибез. Шушыларның бөтенесеннән бер сәгать эчендә колак каккач кына никадәр мөһим икәнлеген аңлыйсың, - ди ул.
    Билгеле сәбәпләр аркасында, Леналар һәм тагын балалы бер яшь гаилә ерак юлга кузгалырга мәҗбүр булган. Алар туганнарына сыенган. Татарстанга килүләренә бер ай булган. Инде яңа кешеләргә, яңа шартларга ияләнә төшкәннәр.
    - Без туганнарыбызга чиксез рәхмәтле. Алар безне сыендырды. Питрәчтәге өч бүлмәле фатирга өч гаилә урнаштык, - дип сөйли Лена ханым. - Кем әйтмешли, күңел киң булгач, урын табыла. Безне бөтен кирәк-ярак белән тәэмин иттеләр. Баштарак Питрәч якларына, кешеләренә игътибар итәргә вакытыбыз җитмәгән иде. Бераз күнеккәннән соң күз сала башладык әйләнә-тирәбезгә. Бик матур яклар икән. Бөтен җирдә тынлык, тыныч. Бездәге белән чагыштырырлык түгел инде. Без җирле халык белән сөйләшкәндә, "Сез кайдан?" дип сорыйлар. Безнең бит сөйләмебез бераз үзгәрәк.
    Бәхеткә, Лена биредә яшәүчеләр турында уңай фикердә. Казанны һәм Питрәчне бик яраткан. Гүзәл табигать, яшәү шартлары...
    - Сезнең монда рәхәт тынлык, тынычлык. Матур да. Беренче көннәрдә без шушы гүзәллеккә исләребез китеп карап тора идек. Матур нык йортлар, чәчәкләр, агачлар. Бар да искиткеч. Безнең дә табигатебез үзенә күрә матур. Әмма бу кадәр үк түгел. Бездә горизонтка кадәр дала гына, - ди Лена.
    Бу кешеләрнең күчеп килүе гади генә булмый, билгеле. Иң төп мәсьәлә - вакытлыча яшәү өчен документлар ясату була. Болай эшләмәгәндә, эшкә урнашып булмый. Ул хәзер яшь гаиләләргә бик кирәк.
    - Документ белән бәйле һәрбер эш зур чыгымнар таләп итә. Әле яшәргә дә кирәк бит. Шуның өчен ирләребез эшкә ашкынып тора, өйдә утырырга мөмкин түгел. Алар өчен эшсез йөрүдән дә авыррагы юк.
    Алар район башлыгы урынбасары Руслан Камалов янына кергәннәр. Ул аларны игътибар белән тыңлаган. Бөтенесен язып барган. Ярдәм итәргә вәгъдә иткән. Якындагы вакытта ниндидер уңай үзгәрешләр булырына өмет итәләр.
    Ә кечкенә Никита яңа яшәү урынына гына түгел, яңа дусларга ияләнә тора. Аңа әле дүрт яшь ярым гына. Ул туган якларыннан ашыгып киткәндә алган уенчыгын кулыннан төшерми. Өйләренә кайтасың килмиме, дип сораганда:
    - Әлегә өйгә кайта алмыйбыз, бездә сугыш бара, - дип җавап бирә.
    Постскриптум. Теләүчеләр булса, баланы уенчык белән сөендерә ала. Елена Зарипованың телефоны редакциядә бар.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: