24 июль 2014 яңалыклары
-
“Без хәзер өйгә кайта алмыйбыз...”
- Без бөтен йорт җиребезне ташлап, бары документларны һәм иң кирәкле әйберләрне генә алып, билгесезлеккә юл тоттык, - ди Елена Зарипова. Әле бер ай элек кенә ул дуслары, туганнары кебек Донецк өлкәсенең Снежный шәһәрендә гадәти тормыш белән яшәгән.
-
Питрәчтә Питрау бәйрәме гөрләде
"Сандугачның теле беткән - үләннәрнең тәме беткән" вакытта, җәйнең нәкъ уртасы - 12 июль көнне керәшеннәр Питрау бәйрәмен билгеләп үтә. Әлеге бәйрәмгә бер тапкыр килгән кеше, икенче елның Питравын да ашкынып көтеп ала. Питрәч районы Янсуар авылында да быел инде 8нче тапкыр уздырылучы бәйрәм мәйдан тутырып халык җыйды.
-
Питрәчтә террорга каршы комиссия утырышы булып узды
16 июль көнне Питрәчтә террорга каршы комиссиянең чираттагы утырышы булып узды. Монда рамазан аен үткәрү чорында районда куркынычсызлыкны тәэмин итү буенча өстәмә чаралар күрү турында сүз барды.
-
Бакчага түләгән өчен акча алмый калма
Районда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләреннән белешмәләр җыя башладылар. Алар быелның икенче яртыеллыгына компенсация акчасы алу өчен кирәк.
-
Алар бөтен җирдә
Районыбызда берничә ел буе "Форпост" яшьләр хокук саклау оешмасы эшләп килә. Аны белмәгән кеше юк. Җәйге каникул чорына карамастан, яшьләр үзләренә шөгыль табып кына торалар. Бүген аларның ни белән шөгыльләнүе, нәрсә эшләүләре турында хәбәрчебез Фәния Михеевага әлеге оешманың директоры Наилә ТАҖИЕВА сөйли.