Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Безнең районда быел үзара салым программасы буенча нинди эшләр башкарылган

Җирле халык тапшырган бер сумга дәүләт тагын дүрт сум өсти. Әлеге акчалар хисабына авылларны төзекләндерәләр.

Белкино авыл җирлегендә Школьная, Молодежная урамнары һәм Белкино-Чертово арасындагы юлларга вак таш җәелде. Моның өчен барлыгы 460 мең сум акча тотылган.
Күн авыл җирлегендә Сабантуй үткәрү урыны төзекләндерелде. Күн авылында Кави Шакиров урамы, Әлбәден авылында Колхозная урамында юллар ремонтланды, Кызыл Яшьләр авылында су белән тәэмин итү челтәрләре үткәрелде. Боларның барысы өчен 1 миллион 731 мең сумнан артык акча киткән.
Керәшен-Сәрдәсе авыл җирлегендә – Керәшен Сәрдәсе авылында - Молодежная һәм Татарстан урамнарында, Көлкәмәр авылында Верхняя урамында юлларга ремонт ясалды. Барлыгы 687 мең 500 сум акча тотылган.
Кибәчтә Гагарин һәм Пионерская урамнарында юлларны ремонтлау 370 мең сумга төшкән. Шулай ук тиздән монда балалар мәйданчыгы төзекләндереләчәк – коймалар куелачак һәм җиһазлар урнаштырылачак.
Шәле авыл җирлегендә Муса Җәлил, Лесная, КамАЗ урамында 1 километрдан аз гына артыграк юлны ремонтлау төгәлләнде, моңа 2 074 575 сум тотылды
Татар Тау Илендә Новая, Белкино, Чапай урамнарында юллар ремонтланды. Ә Рус Тау Иле һәм Княжа авылларында 317 мең 500 сумга зират коймалап алынган.
Чытыда Луговая урамында, Иске Йортта Советская һәм Киров урамнары тыкрыгында юл ремонтланды. Шулай ук зиратта агачлар киселде.
Кәвәл авыл җирлегендә план буенча 18 сентябрьдән Советская, Школьная, Киров, Центральная, Пионерская урамнарындагы авыл эчендәге юлларны ремонтлау буенча 375 мең сумлык эшләр башлана.
Колай авыл җирлегендә чиркәүгә керү юлы ремонтлана, Арышхазда авылының Садовая урамында һәм Тогашево авылының Юность урамында юл ремонтлана. Сентябрь урталарында Карповкада балалар мәйданчыгы төзелеше башланачак.
Екатериновка һәм Кибәк Иле авыл җирлекләрендә юл эшләре октябрь аенда башланачак.
Шулай ук октябрь башына Надеждино авылының Луговая урамында, ә Урта Ия авылында суүткәргеч трассаны ремонтлау планлаштырылган. Аркатауда каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы төзекләндерелде.
Пановка һәм Новоселок авылларында 26 сентябрьдән юлларны төзекләндерү көтелә. Янсуарда 20 сентябрьдән Октябрьская, Советская, Нырсуарда Центральная урамнарында ремонт эшләре планлаштырылган. Шул ук чорда 85 мең сумга яктырткычлар куелачак. Богородск авыл җирлегендә 1 октябрьгә 13 яктырткыч монтажлау көтелә.
Ленино-Кокушкинода балалар бакчасы территориясен төзекләндерү эшләре 30 процентка башкарылган.
Татар Казысы авыл җирлегендә янгын сүндерү машинасы өчен бина төзиләр.
Пимәрдә су башнясын алыштыру эшләре бара, ә Юныста су белән тәэмин итү системасы ремонтланды.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса