Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Дөрес план - уңышка беренче адым

Хакимиятнең зур залында район Советы утырышы узды. Депутатлар киңәшмәсе дәвамлы һәм нәтиҗәле булды. Карала торган сораулар арасында иң зур урынны бюджет һәм финанслар мәсьәләсе алып торды. 2020 елга һәм алдагы 2021, 2022 елларга районның социаль-икътисади үсешен фаразлау турындагы мәсьәлә фикер алышуның төп темаларының берсе булды.

Финанс-бюджет палатасы рәисе Геннадий Товкалев утырышта катнашучыларга бюджет проектының үз керемнәргә, шулай ук республика бюджетыннан субсидияләргә нигезләнеп төзелгәнен белдерде. Докладчы билгеләп үткәнчә, бюджет социаль характерда һәм дефицитсыз. Акчаның күп өлеше беренче чиратта мәгариф, мәдәният, спорт, торак-коммуналь хуҗалыкка ярдәм итүгә, пособиеләрне һәм халыкка социаль ярдәм чараларын вакытында түләүгә тотылачак.
- Районның 2020 елга һәм 2021, 2022 елларның планлы чорына социаль-икътисади үсеш фаразы республиканың үсеш шартларын исәпкә алып һәм агымдагы елда районның үсеш динамикасы һәм нәтиҗәләреннән чыгып эшләнде, - дип билгеләп үтте район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Эдуард Штейн. Мондый фараз нигезендә бюджет проекты эшләнә, аның күрсәткечләре район үсешенең юнәлеше булып тора.
Бу елның тенденцияләре куанычлы. Агымдагы елның 9 ае нәтиҗәләре буенча безнең район республика районнарының социаль-икътисадый үсеше рейтингында 45 район һәм шәһәр округларыннан 6 урынны, авыл халкы гына булган 13 район арасында 3 урынны алып тора. Икътисадта тотрыклы уңай динамика күзәтелә.
2019 елда районда 21 социаль программа гамәлгә ашырылды. Ленино-Кокушкинода яшьләр үзәге һәм табиблык амбулаториясе, Кощакта балалар бакчасы, Питрәчтә район үзәк хастаханәсенең азык-төлек блогы, район үзәгендә, Кощакта һәм Ленино-Кокушкинода күп фатирлы йортлар капиталь ремонтланды. Питрәч һәм Гильдеево авылларында су челтәрләре төзекләндерелде. Татар Тау Иле авылында универсаль спорт мәйданчыгы, Көек авылында балалар бакчасы төзелде. Тиздән Званка авылында күп функцияле үзәк, Питрәчтә спорт залы һәм чаңгы базасы, Татар Казысында ФАП һәм Пановка авылында табиблык амбулаториясе ачылачак. Ленино-Кокушкинода музей реконструкцияләнә, уникаль парк, «Царево» торак комплексында мәктәп төзелә, авылларга һәм бакчачылык ширкәтләренә юллар яңартылды.

ВРЕЗКА
Быел районда башкарылган эшләр күп, ә якын киләчәккә планнар тагын да зуррак. Якын киләчәктә дүрт балалар бакчасы төзелеше көтелә, алар Богородск, Көек, Царево һәм Питрәч авылларында сабыйларны һәм ата-аналарны сөендерәчәк, район үзәгендә шулай ук мәдәни үсеш үзәген төзүгә керешү планлаштырыла, Питрәчтә социаль ипотека программасы буенча озак көтелгән торак - 27 фатирлы йорт барлыкка киләчәк. Иске Шигали, Карповка, Надеждино авылларында яңа ФАПлар сафка басачак, Пимәр һәм Надеждино авылларында яңа күп функцияле үзәк, ә Татар Тау Иле авылында җирле авыл советы өчен яңа бина төзеләчәк. Званкада универсаль спорт мәйданчыгы, Колайда һәм Надеждинода яңа блок – модульле пунктлар салу каралган. Питрәчтә, Ленино-Кокушкино, Кощак һәм Пановка авылларында берничә күпфатирлы йорт капиталь ремонтланачак. Татар Тау Иле һәм Иске Шигали авыллары балалар бакчаларында, Кибәк Иле авылы мәдәният йортында, Кәвәл авыл советында да зур ремонт көтелә. Район үзәгендә су белән тәэмин итү челтәрләрен, Кибәч, Кәвәл, Күн, Керәшен Сәрдәсе, Питрәч, Көек, Шәле авылларында урам утлары челтәрен реконструкцияләү дәвам итәчәк - СИП (бишенче чыбык) һәм исәпкә алу узелларын монтажлау планлаштырыла.
2020-2022 елларда юл төзелешендә юлларны норматив хәлгә китерү программасы буенча эшләр дәвам итәчәк. «Ак Барс» Кошчылык комплексы» ҖЧҖдә миллионлаган сумга ремонт эшләре планлаштырылган. Бу сугым цехын реконструкцияләү: суыту җиһазларын урнаштырып һава-тамчы суыту системасын киңәйтү һәм идән җайланмалары урнаштырып, бройлерларны тоту өчен 9 корпусны реконструкцияләү. «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ 220 миллион сумнан артык суммага төп фондларны сатып алырга һәм модернизацияләү планлаштыра.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса