22 ноябрь 2019 яңалыклары
-
Җылыту җайланмаларыннан дөрес файдаланыгыз
Питрәч районының янгын күзәтчелеге якын көннәрдә метеорология хезмәте фаразларыбуенча көннәрнең салкынаюы көтелүен хәбәр итә. Гади янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләрен үтәп, сез үз мөлкәтегезне, үзегезне һәм якыннарыгызны зур бәла-казадан саклап кала алачаксыз.
-
Кәгазь басмаларны электрон версия алмаштыра алмый
«ТАТМЕДИА» АҖнең татар басмалары җитәкчеләре Питрәч районына килде. «Шәһри Казан», «Мәдәни җомга» газеталары, «Сабантуй», «Ялкын», «Салават күпере», «Сөембикә», «Казан утлары», «Идел» журналлары һәм башка журналлар мөхәррирләре җирле мәктәптә укучылар белән очрашуда питрәчлеләргә үзләренең кызыклы һәм уникаль сәхифәләре турында сөйләделәр. Алар яңа номерларны бүләк иттеләр.
-
«Һәр ролемне бөтен күңелемне биреп уйныйм»
Театр елы уңаеннан безнең районда да, бөтен ил буенча да күп чаралар үткәрелә. Шәле авылы биредә туып-үскән танылган артистлар, язучылар белән дан тота, шуңа күрә анда яшәүчеләр еш кына күренекле һәм талантлы якташларын үзләрендә кабул итә. Авыл мәктәбенә Татарстанның атказанган артисты, Кәрим Тинчурин исемендәге театр актеры Ренат Шәмсетдинов килде. Ул театрда һәм кинода йөздән артык рольдә уйнаган.
-
Халык санын алу вакытында нинди сораулар биреләчәк?
Хөкүмәт 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алу бланклары рәвешләрен раслады. Илдә даими яшәүче кешеләрдән - 30, ә вакытлыча бездә яшәүче чит ил кешеләрен 7 сорауга җавап бирүләрен сораячаклар. 2010 елгы исәпкә алу белән чагыштырганда, кайбер сорауларга төзәтмәләр, өстәмәләр кертелде.
-
Район газетасына язылу дәвам итә!
Сез, кадерле укучыларыбыз, сезнең дусларыгыз, туганнарыгыз, хезмәттәшләрегез, күршеләрегез, танышларыгыз район газетасының геройлары була аласыз.
-
Питрәч авыл җирлеге башкарма комитетының яңа җитәкчесе билгеләнде
ЯҢА БИЛГЕЛӘНЕШ
-
Дөрес план - уңышка беренче адым
Хакимиятнең зур залында район Советы утырышы узды. Депутатлар киңәшмәсе дәвамлы һәм нәтиҗәле булды. Карала торган сораулар арасында иң зур урынны бюджет һәм финанслар мәсьәләсе алып торды. 2020 елга һәм алдагы 2021, 2022 елларга районның социаль-икътисади үсешен фаразлау турындагы мәсьәлә фикер алышуның төп темаларының берсе булды.