Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Галимҗан Камалиев кабере янында куар-кодлы табличка куелды

Телефон аша кодны сканерласаң, экранга мизгел эчендә геройның биографиясе чыга.

Хәзер теләгән һәркем Советлар Союзы Герое Галимҗан Камалиевның тормыш тарихы белән таныша ала. Моның өчен хәтта интернеттан эзләү дә кирәк түгел. Легендар якташыбызның кабере янында куар-кодлы табличка барлыкка килде. Телефон камерасын юнәлтеп, аның турында кызыклы һәм мөһим мәгълүмат белергә була.
- Әтиебезне онытмавыгыз, геройларыбызны хөрмәтләгәнегез өчен рәхмәт, - дип мөрәҗәгать иттеләр Геройның балалары Наил Камалиев һәм Галия Гафиатуллина тантаналы чарага җыелучыларга. Питрәчтә һәм Татар Тау Илендә Бөек Ватан сугышында катнашучылар Михаил Гришахин һәм Хаҗиәхмәт Мифтахов каберләре янында да шундый ук табличкалар куелды. Шулай ук аларны Советлар Союзының тагын ике Герое – Петр Гаврилов һәм Василий Осипов бюстлары янында урнаштыру планлаштырыла.
«Куар-тарих» республика проекты кысаларында, Татарстанда ел ахырына шундый 200 электрон табличка барлыкка киләчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса