Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Иң зур хуҗалык «Ак барс-Питрәч»тә иген басулары иң күп мәйданнарны биләп тора

Биредә чәчүлекләрнең гомуми мәйданы - 10634 гектар, анда уҗым культуралары 3424 гектарда үсә

Хуҗалык кырларында 15 ашлык җыю комбайны эшли, алар 4 бригадага бүленгән. Ашлык ташуда тагылма белән 4 КамАЗ  эшли. Бер үк вакытта салам да әзерлиләр, җирне туңга сөрәләр. Анда 5 трактор эшли. Шулай ук күпьеллык үләннәрнең икенче катыннан печән әзерләүгә керешәләр.

Илфат Әхмәтов бригадасында «Нью-Холланд СХ 6090» маркалы 4 комбайн бар. Илфат үзе улы Илфар белән эшли.
- Безнең бригадада Рамил Абдрахманов ярдәмчесе Айзат Габдрахманов белән, Раил Шәймәрданов Салават Рәхимов белән, Ринат Шәрәфетдинов улы Йолдыз белән эшли. Без Ринат белән 2000 нче еллар башыннан бирле бер бригадада эшлибез, - дип сөйләде бригадир. - Һәрвакыттагыча, без бер-беребезгә булышып эшлибез. Мәсәлән, бүген минем комбайн ватылды, һәм без аны егетләр белән бергә тиз арада рәтләп куйдык.

Бригадада иң яшь комбайнчы - Раил Шәймәрданов. Ул кыр корабы штурвалы артында  әле 5 ел гына. Беренче вакытта Рамил Абдрахмановта ярдәмче булып эшләгән. Аны һәм туган абыйсы  Фәрит Шәймәрдановны остазы дип саный. 
- Үземгә остаз булырга вакыт җитте. Хәзер җирдә эшләргә, икмәк үстерергә теләгән яшьләрне эшкә өйрәтәм. Бу эссе көннәрдә чиратлап эшлибез, әмма комбайн яныннан ерак китмибез, – дип сөйләде Раил ял иткән арада. Ул туган хуҗалыгында механик булып эшли. 

Комбайннар бер генә минутка да туктап тормый, бу машина йөртүче Рәмзил Фәйзрахманов  тырышлыгы нәтиҗәсе,  чөнки ул үз КамАЗында бертуктаусыз ашлык ташый. Рәмзил инде 15 ел КамАЗ руле артында, ПЛ-93не тәмамлаганнан соң, армиядә хезмәт итә, кайтуга ук зур йөк  машинасына утыра.
- Ашлыкны ындыр табагына алып кайткан арада бункерлар кабат тулып өлгерә. Көнгә 12-15 рейс ясарга туры килә, бер рейска утыз тоннага якын ашлык чыга. Чынлыкта, быел урып-җыю бик кызу бара, - ди яшь шофер.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса