Ирле-хатынлы Фрида һәм Геннадий Семеновлар Олы Бутырка авылы янында ат фермасы тоталар
Алар өчен ат үрчетү гаилә эше һәм табыш чыганагына әверелгән.
Ирле-хатынлы Фрида һәм Геннадий Семеновлар Олы Бутырка авылы янында ат фермасы тоталар.
– Атларны балачактан яратам. Мин тумышым белән Мамадыш районыннан. Минем әтием Николай Иванович “Мамадыш” совхозы идарәчесе иде. Йорт хуҗалыгында без һәрвакыт өч-дүрт ат тоттык. Мин дә аларны караштым, аларны тәрбияләү, болында көтү, аларга атланып йөрү миңа бик ошый иде, – дип искә ала Геннадий Николаевич.
Күп еллардан соң ул авыл хуҗалыгы белән җитди шөгыльләнергә уйлый. Шулай итеп 2017 елда Олы Бутыркада буш урында аның фермасы барлыкка килә. Ат абзарлары, җәйге һәм кышкы араннар төзегәннәр, Званка авылындагы ат заводыннан рус авыр йөк токымлы 30 ат сатып алганнар.
Фермада 67 ат исәпләнә. Хуҗалар көн саен алар янына барып йөриләр. Аларны көн саен карарга, ашатырга, эчертергә кирәк бит. Барысының да исеме бар, Геннадий Николаевич һәрберсенә исемнәре белән дәшә, һәм алар аны аңлыйлар.
– Ашамлыклары һәрчак алларында. Печәнне җитәрлек әзерлибез, хәтта запас белән дә, күбесенчә болын үләне һәм люцерна. Ашлыкны сатып алабыз, атлар солы яраталар, ул да җитәрлек. Кырларда эшләү өчен үз техникабыз бар, – дип билгеләп үтте Геннадий Семенов.
Аның атлары салкынга чыдам, аларны гыйнвар салкыннары да куркытмаган. Җәйге чорда алар болыннарда, ә кышын абзарда торалар. Атларны күбесенчә Татарстанда сатып алалар, Россиянең башка төбәкләреннән дә килгәлиләр икән. Күпчелек атлар сатыла, фермада яшь атларны гына калдыралар. Елына якынча утыз тай туа. Тайлар ике ел чамасы үсә, бу чорда аларга махсус тәрбия кирәк.
Семеновларның яраткан атлары да бар, аларның берсе Альтаир кушаматлы, ул безне кунакчыл каршы алды. Хуҗа белән сөйләшкән арада, бездән бер адым да читкә китмәде, бөтенебезне иснәп чыкты, үзе белән фотога төшәргә мөмкинлек бирде.
– Алар безнең кулга ияләшкән. Кешегә дә бик тиз ияләнәләр, аларны арбага, чанага җигәргә өйрәтүе кыен түгел, шулай ук ат өстендә йөрергә өйрәнгәндә дә үзләрен тыныч тоталар, – диде хуҗа. – Алга таба киңәергә, баш санын арттырыр-га, яңа корпуслар төзергә телибез, – дип уртаклашты ул.
Безнең районда 431 ат бар, шуларның 312се – крестьян фермер хуҗалыкларында, 99ы – шәхси хуҗалыкларда, 24е авыл хуҗалыгы оешма ларында.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа