Питрәч районыннан СВО сугышчыларына гуманитар йөк җибәрделәр
Җәмгыять

Питрәч районыннан СВО сугышчыларына гуманитар йөк җибәрделәр

Йөкнең авырлыгы — 20 тоннадан артык

Питрәч районыннан махсус хәрби операция зонасына чираттагы гуманитар конвой җибәрделәр. 

Сугышчыларга озак саклана торган азык-төлек, төзелеш материаллары һәм инструментлары, генераторлар һәм буржуйкалар, кием-салым, медикаментлар, хуҗалык товарлары һәм маскировка челтәрләре тапшырылды. Моннан тыш, СВО зонасына «Нива» автомобиле дә җибәрделәр. 

Район башлыгы Рәис Сөләйманов билгеләп үткәнчә, бу ярдәмне җыю җирле халык, эшмәкәрләр, хезмәт коллективлары, социаль учреждениеләр һәм волонтерлар ярдәмендә мөмкин булды. 

Бу йөкне илтүче машина йөртүчеләргә аерым рәхмәт сүзләре җиткерелде.