Изге Кыз Мариянең чиркәүгә китерелүе

Дүртенче декабрьдә барлык православие чиркәүләрендә Изге Кыз Мариянең чиркәүгә китерелүе бәйрәм ителә.
Бу бәйрәм зур бәйрәмнәр исемлегенә кертелгән. Бу бәйрәмдә Изге Кыз Мариянең чисталыгы күрсәтелгән һәм безгә дә үгет итеп бирелгән.
Чиркәү язуы безгә шуны хәбәр итә: "Мариянең әти-әнисе, әгәр дә балалары туса, аны Ходайга тапшырасыларын әйтеп", - сүз биргән вәгъдәләрен бозмыйча, Мариягә өч яшь тулгач, Иерусалимдәге чиркәүгә тәрбиягә тапшыралар.
Кыз Марияне, иптәшләре, туганнары, кулларына шәмнәр тотып, псаломнар җырлап, чиркәүгә озата баралар. Иерусалимдә бу чиркәү бердән-бер һәм иң зур, дип саналган. Аның ишек төбенә менеп җитәргә нәни Мариягә 15 зур һәм киң баскычтан атлап менәргә туры килгән. Иң беренче баскычка әти-әнисе бастыра. Өч яшьлек Мария әкрен генә чиркәү ишеге төбенә менеп баса. Анда Аны беренче священник каршы алып бәхилли һәм изгедән-изге дигән бүлмәгә кертә. Бу бүлмәгә беренче священниктан башка берәү дә керергә тиеш булмый. Аңа да елга бер генә мәртәбә керергә рөхсәт ителгән. Чиркәүдә Мария изге китаплар укып, кул эшләренә өйрәнеп, христиан тормышын тотып яшәргә тәрбияләнеп үсә, Ходайдан куелган боерыкларны өйрәнеп, 11 яшенә кадәр чиркәүдә яши. Һәрвакытта чиста тормыш белән яшәр өчен Аны фәрештәләр саклап йөртә һәм Мария Ходай каршында чиста көе торасын әйтеп, сүз бирә.
Мариянең әти-әнисенең бу эше, барыбыз өчен дә бик зур үгет итеп бирелгән. Чөнки чын христианнар үзләренең балаларында да Ходайны белү, Аны ярату хисен кечкенәдән үк уятырга тиеш. Балаларга чиркәү юлын күрсәтү, кылган җазыкларын кичертергә өйрәтү ата-ана өстендә тора түгелме?
Бу көнне Православие чиркәүләре безне, балаларыбыз белән бергә тәрбиягә өйрәнү бәйрәменә чакыра.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
25 февраль 2021 - 13:19Питрәч районында унтугыз ишегалдын төзекләндерү планлаштырыла Эшләр "Безнең ишегалды" республика программасы ярдәмендә башкарылачак.4400
-
25 февраль 2021 - 10:41СалаваTIK - Әпипә Яңа видеоны карагыз, кушылып биергә һәм лайклар куярга онытмагыз!7100
-
24 февраль 2021 - 10:32Шәле егетләре үзара көч сынашты Авыл мәдәният йортында "Ягез әле , егетләр!" бәйгесе узды.8000
-
24 февраль 2021 - 09:05Табиб: Битлекләр кию тешләргә зыян китерергә мөмкин Авыз куышлыгында проблемалар булмасын өчен саклану чараларын киюдә тукталышлар ясарга кирәк.8800
-
21 февраль 2021 - 13:08Питрәч районы яңалыкларын карагыз
-
12 февраль 2021 - 16:01Питрәч районы яңалыкларын карагыз
-
25 февраль 2021 - 08:12Питрәч керәшеннәренең мәдәният айлыгы иртәгә тәмамланачак26 февраль көнне 18 сәгатьтә «Җакын дуслар җыелышкач" дип исемләнгән бәйрәм концерты көтелә.4700
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.159900
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.133100
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.130400
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.130000
-
4 февраль 2021 - 15:48КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #9 / "Җ" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.126200
-
29 декабрь 2020 - 12:20Венера Ганиеваның ире, опера театрының тавыш режиссеры Камил Фәйзрахманов вафат Камил Фәйзрахманов озак еллар тавыш режиссеры булып эшләде.115600
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-927-443-69-25 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика