Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Капиталь ремонт уен эш түгел

Фатир яки йортны ремонтлау – мәшәкатьле һәм чыгымлы эш икәнен һәркем белә, ә күп фатирлы йортны яки юлларны капиталь ремонтлау күпкә катлаулырак. Ленино-Кокушкино авылында яшәүчеләр бу турыда ишетеп кенә белми.

Урамнарда яхшы юллар – авылның төп бизәге
Урамнарда йортлар ничек кенә матур, каралты-кура никадәр генә төзек булмасын, чокыр-чакырлы юллар авылның бөтен ямен боза. Бәхеткә, безнең авыл урамнарында төзек юллар хәзер сирәк күренеш түгел. Юллар яңаруын күрү һәрвакыт күңелле. Ленино-Кокушкино авылында бүгенге көндә тротуарларны һәм юлларны төзекләндерү буенча масштаблы эшләр башкарыла.
- Яңа, уңайлы тротуарлар Гагарин урамында барлыкка килде, юл ремонтлана. Шулай ук хәзер яшьләр үзәге территориясен төзекләндерү дәвам итә, - дип яңалыклар белән уртаклашты җирлек башлыгы Азат Сәйфетдинов.
Эшләр муниципаль юл фонды акчасына башкарыла икән.


“Зур түземсезлек белән көтәбез”
Күп фатирлы йортларны капиталь ремонтлау программасының нәтиҗәсен һәр питрәчле тышкы яктан бәяли ала: совет чорында ук төзелгән ике катлы йортларның ремонтланганнары үзләренең яшьтәшләреннән бик нык аерылып тора. Нәкъ менә күп фатирлы йортларны ремонтлау программасы аркасында соңгы елларда Питрәч, Ленино-Кокушкино, Кощак, Колай, Пановка авылларында йортлар яңарды.
Ленино-Кокушкино авылының Гагарин урамындагы 3 нче номерлы йортта яшәүчеләр капиталь ремонтны күптән көткән иде. “Капстройдом” ҖЧҖнең субподрядчы оешманың әйләнештәге финанс чаралары булмау сәбәпле, ремонт озакка сузылды. Биредә яшәүчеләрнең сүзләренә караганда, түбәне сүтү эшләре шактый тиз узган. Ә менә яңасын ябуны шактый озак көтәргә туры килгән. Икенче каттагы фатирларга яңгыр үтеп, милеккә зыян да китергән.
- Минем кухняны, юыну бүлмәсен су басты. Түзәбез, түзмичә нишлик, әле өметне өзмәдек, - ди бу йортта яшәүче Һиндия Шәйхелисламова.
Район башкарма комитеты хәлне аерым контрольгә алды, вәкилләр даими рәвештә урынга чыктылар, заказчы, генподрядчы һәм подрядчы оешма катнашында киңәшмәләр уздырдылар. “Капстройдом” ҖЧҖ вәкиле Алексей Платунов халык алдында гафу үтенде.
- Түбә өчен кирәк-ярак сатып алынган, ике атна дәвамында ул урнаштырылачак. Һәм шуннан соң мин шәхсән үзем һәр фатирны йөреп чыгачакмын, безнең аркада китерелгән зыянны, һичшиксез, каплаячакбыз, - дип билгеләп үтте ул.


Быел Питрәч районында җиде күп фатирлы йортны ремонтлау каралган иде (19,2 миллион сумлык). Хәзерге вакытта Питрәч һәм Кощак авылларындагы 4 йортта ремонт эшләре тәмамланган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса