Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Кощак тавында булган юл-транспорт һәлакәте чын фаҗига булды

Коточкыч авариядә өч кешенең гомере өзелде

Ул көнне КамАЗ шоферы Казан ягыннан Шәмәрдән бистәсенә таба хәрәкәт итә. Башлангыч мәгълүматлар буенча, ул тизлекне арттыра һәм каршы як полосага чыга. Шунда ук «Хендай Саната» автомобиле (рульдә яшь кеше була) белән бәрелешә. Җиңел машинада алгы утыргычта каешын эләктергән пассажир да була.
КамАЗ әйләнә, аның кузовыннан кюветка бетон блоклар каплана. Алар каршы як полоса буйлап хәрәкәт итүче «Лада» автомобиленә (шоферы 1974 нче елгы, Теләче районыннан) килеп төшәләр. Бәхеткә, ул зыян күрми. Әмма авариядә катнашкан башка кешеләр өчен ул минутлар хәлиткеч булып чыга…
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә өч кеше - «Хендай Саната» шоферы (1988 нче елгы, Теләче районыннан), Казан шәһәреннән 1997 елгы пассажир һәм КАМАЗ машина йөртүчесе һәлак була.
Транспорт чаралары механик зыян күрә.
Һәлак булганнарның барлык якыннарының һәм туганнарының тирән кайгыларын уртаклашабыз.
Хөрмәтле питрәчлеләр, мондый фаҗигаләр безгә юлның зур куркыныч, кечкенә генә хата да коточкыч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин булуын искәртә. Үзегезне саклагыз һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәгез.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X