Районда чәчү мәйданнарының 60 процентында чәчү тәмамланган. 19559 гектарда чәчү эшләре башкарылган, шулардан 14138 гектарда - сабан бөртеклеләре. 2998 гектарда бодай, 7750 гектарда арпа, 1378 гектарда солы чәчелгән. Питрәчнең кайбер крестьян-фермер хуҗалыклары 10 майга чәчү эшләрен уңышлы тәмамлаган. Шулай ук күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын тырмалау һәм өстәмә тукландыру эшләре...
ПИТРӘЧ ЕГЕТ-КЫЗЛАРЫ Яр Чаллыда узган "Серле сандык" региональ милли иҗат фестивалендә призлы урыннар яулады. Алар - Тәлгать Мостафин, Ильнара Фәхриева, Роза Шәмсетдинова, Рифат Баһауов, Таңсылу Хәйретдинова һәм Рөстәм Хәсәнов.
Питрәчтә "Чиста урман" акциясе үтте. Урманны җыештыруда һәм чүп-чардан чистартуда район үзәгенең 1 нче һәм 2 нче мәктәпләре, интернат-мәктәп хезмәткәрләре катнашты.
Район үзәгенең 1 нче мәктәбе укучысы Аделина Зарипова 2016 елда "Яшь хокук сакчысы" Бөтенроссия конкурсының беренче этабында катнашкан өчен беренче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Ә Регина Зарипова (1 нче мәктәп) әлеге конкурста актив катнашкан өчен диплом белән бүләкләнде.
"Селяночка" вокаль дуэты (Валентина Ямщикова һәм Наталья Колыхалова) Казанда үткән "Рус җыры" республика конкурсында өченче урын алды.