Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

ПЕНСИЯ ФОНДЫ ИДАРӘСЕ эшләмәүче аз тәэмин ителгән пенсионерларның пенсияләренә федераль социаль өстәмә түләүләрне тормышка ашыру буенча эш алып бара. 2016 елда Татарстанда пенсионерлар өчен яшәү минимумы 7526 сум тәшкил итәчәк. 2016 ел 1 гыйнвар мәгълүматлары буенча районда федераль социаль өстәмә түләүләрен алучылар саны 900 кешегә җиткән, пенсия уртача социаль өстәмә...

ИННОПОЛИС УНИВЕРСИТЕТЫНДА Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында узган "IT-чемпион-2015" республика конкурсының I һәм II этабында җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы Питрәч 1 нче һәм 2 нче, Шәле, Чыты, Надеждино мәктәпләре укучылары да катнашты. Район мәктәпләреннән алты укучы "IT-чемпион-2015" республика конкурсының II этабында "Иң актив укучы" номинациясендә җиңү яулады һәм бүләкләнде. Моннан тыш, "Иң актив мәктәп" номинациясендә Кибәч мәктәбе приз алды.

Талкыш авылында "Чиста су" программасы кысаларында су скважинасы торгызылды. Талкышлылар өчен бу зур куаныч, шуңа да авыл халкы район башлыгы Эдуард Дияровка, Янсуар авыл җирлеге башлыгы башкарма комитеты җитәкчесе Василий Талановка зур рәхмәтле.

ПИТРӘЧ РАЙОН ҮЗӘК ХАСТАХАНӘСЕНДӘ район мәктәпләрен тәмамлаучылар өчен "Ак халатлы фәрештәләр" республика медицина фестивален үткәрү кысаларында профяраклашу чарасы үтте. Аның кысаларында югары сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрделәр, консультация Интернет-кабул итүе белән таныштырдылар, реанемобильне күрсәттеләр һәм медицина хезмәткәрләре эше белән таныштырдылар. Әлеге чарада Питрәчнең 1 нче һәм 2 нче мәктәпләреннән, Шәле мәктәбеннән 40 укучы катнашты.

ДҮРТ ПИТРӘЧЛЕ "Ел хатын-кызы. Ел ир-аты: хатын-кыз карашы" республика конкурсының зона этабында катнашырга әзерләнә. Иҗади ярышта "Бәләкәч" балалар бакчасының өлкән тәрбиячесе Елена Миронова, Балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Дарья Наумова, "Бердәм Россия Яшь Гвардия" Бөтенроссия иҗтимагый берләшмәсенең Питрәч бүлекчәсе җитәкчесе Екатерина Галләмова, "Шатлык" социаль приюты директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Самойлова катнашачак.

18 февральдә район үзәгендә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтәчәк. Анда районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре катнашачак. Питрәчлеләр бу көнне ит һәм сөт ризыклары, шулай ук ашлык, салам һәм башка бик күп кирәкле товарлар сатып ала алачак.

Ярминкә сәгать 8дә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса