Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

КЫСКА ХӘБӘРЛӘР

АДМИНИСТРАТИВ КОМИССИЯНЕҢ чираттагы утырышы үтте. Анда ике беркетмә каралды. Административ-техник инспекция белгечләре авыл җирлеге территориясен төзекләндерү кагыйдәләрен бозган өчен ике беркетмә төзегән. Ике очракта да беркетмәләр Питрәч авыл җирлеге территориясендә мәйданчыклардан карны вакытында чистартмаган өчен төзелгән. Аларга 2000 сум (физик зат) һәм 15000 сум (юридик зат) штраф түләргә туры киләчәк.

ПИТРӘЧНЕҢ БЕРНИЧӘ УКУЧЫСЫ Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадасының региональ этабында призер булды: Шәле мәктәбенең 9 нчы сыйныф укучысы Риназ Таҗиев - технология буенча (җитәкчесе Алмаз Мөхетдинов), Кощактан 11 нче сыйныф укучысы Сергей Горбунов - физкультура буенча (Татьяна Шмелева) һәм Кощактан 9 нчы сыйныф укучысы Эльза Азатян - җәмгыять белеме буенча (Светлана Каплевская).

ПИТРӘЧНЕҢ "ОЛИМП" КОМАНДАСЫ "С" дивизионында ПЛХЛ һәвәскәр лига беренчелегенең чираттагы уеннарында кабат уңышсызлыкка юлыкты. Башта Питрәч хоккейчылары Казанда "Фабрик Арт" командасына 2:10, аннары "Питрәч-Арена"да Казанның "Прайд" командасына 1:5 исәбе белән оттырды. Алар, элеккечә, турнир таблицасында соңгы урынны алып тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса