Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Әлбәден авылында "Музейлар төне - 2022" узды

Анда 100дән артык кеше катнашты.

Әлбәден авылында Советлар Союзы Герое Петр Гаврилов музеенда ел саен үткәрелә торган «Музейлар төне - 2022» Бөтенроссия акциясе узды. Агымдагы елның темасы — "Традицияләргә мода" - Россия халыкларының мәдәни мирасы елына багышланган.

Акция «Музей сулышы» бәйрәм концерты белән башланып китте. Сәламләү сүзе белән музей директоры Динар Шәйхетдинов чыгыш ясады. Ул барлык катнашучыларны Ислам дине кабул ителүнең 1100 еллыгы һәм музей хезмәткәрләре көне белән котлады.

Концертның сценарие һәр кунак музей эшчәнлеге турында тулырак белсен, кызыклы фактлар ишетсен, музей хезмәткәрләренең белгечлекләре һәм аларның бурычлары белән таныша алсын өчен төзелде. Чыгышлар вакытында тамашачылар алып баручының сорауларына җавап бирделәр һәм лотерея билетлары оттылар.

Концертта «Селяне» халык вокаль-инструменталь ансамбле, «Җәүһәр» татар җыры халык ансамбле, «Чулпы» керәшен халык фольклор ансамбле, «Яшь йортлар» татар җыры халык ансамбле, атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Кадриев, ТМТV премиясе лауреаты Фәнил Галиуллин, Ирек Әхмәтшин, Кирил Спичков (Питрәч авылы) һәм Аксинья Федорова катнашты. Барлык коллективлар һәм артистлар Мактау грамоталары белән бүләкләнделәр.

Бу кичтә музейда Ленино-Кокушкино балалар сәнгать мәктәбе укытучысы Фәния Хуҗина тарафыннан мастер-класс үткәрелде. Һәр теләгән кеше үз куллары белән курчак ясап, сувенир рәвешендә үзенә ала алды.

Балалар һәм яшүсмерләр өчен «Музей эзтабары» дигән квест-уены үтте. Барлык катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.
"Музейлар төне - 2022 лотерея уйнату һәм "Без 41 нче ел балалары" фильмын күрсәтү белән тәмамланды.

Чарада 100дән артык кеше катнашты.

 

ФОТОРЕПОРТАЖ 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса