Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Паника үзе дә йогышлы авыру кебек икән

Без яңа вирус пандемиясе аркасында районда азык-төлек кибетләрендәге хәлне үз күзләребез белән күреп кайттык. Бүгенге көндә коронавирус турында ишетмәгән кеше юктыр. Яшереп торасы юк, эштә дә, өйдә дә, ашаганда да шул турыда гына сөйләшәбез. Телефонга төрле хәбәрләр килеп тора, күпләр тоз, карабодай юллап йөгерешә, каронавирус шаукымы белән кибетләрдә хәзер аншлаг.

Мин Питрәч кибетләренең берсе – «Меридиан»да булдым. Төшке аш алдыннан, кибеттә кеше юктыр: олылар эштә, балалар мәктәптә дип уйлаган идем. Минем өметләрем акланмады, касса янында зур чират иде. Дөрес, сатып алучыларның күбесе пенсионерлар.
- Тиздән кибеттә иң кирәкле продуктлар калмаячак, дигән имеш-мимешләр йөри. Тик мин кибеткә товар сатып алырга моның аркасында гына килмәдем. Ипи кирәк булганга килдем, - диде үзенең монда килүенең сәбәбен аңлатып Ирина Семеновна. Тик әңгәмәдәшемнең кәрҗинендә ипи генә түгел, макарон һәм дөге пачкалары да бар иде.
-Бөтен кеше алгач, мин дә алырга булдым. Дөнья хәлен белеп булмый, иртәгә нәрсә буласын беркем белми, - диде ул бераздан.
Аның сүзләрен янәшәдә басып торучылар да ишетте - берәүләр моңа елмаеп кына куйды, ә икенчеләре, аның белән килешеп баш какты. Әмма күпләр үз фикерләрен белдерергә ашыкмый. Шунысы аңлашылды, кешеләр бер-берсенә ияреп паникага бирелгән, әмма моны танырга куркалар.
Кибет администраторы Венера Петрова аңлатып үткәнчә, товарларга ихтыяҗ арткан, кешеләр барысын да рәттән сатып ала.
- Товар кайта, аны шунда ук алып та бетерәләр. Тик кибетләрдә азык-төлек юк дип борчылырга кирәкми. Он, сөт, шикәр комы, май, он, макароннар – барысы да кайтып тора. Безнең машина көн саен товарга йөри, - дип сөйләде ул безгә.
Кечкенә авылларда яшәүчеләр тыныч һәм оптимистик рухта.
- Безнең кибетнең сатып алучыларының күбесе - өлкән яшьтәге кешеләр. Коронавирус турында алар телевизордан яңалыклардан ишетеп беләләр. «Без курыкмыйбыз. Берәр хәл булса да, базда бәрәңге җитәрлек, Ходай кушса, ач булмабыз», диләр, - дип сөйләде Салкын Чишмә авылындагы бердәнбер кибетнең сатучысы Фәридә Сираҗиева. - Дөрес, ярмаларны ешрак сатып ала башладылар, - ди ул.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов йөкләмәсе буенча республиканың азык-төлек базарларындагы хәлләрне тикшереп тору буенча махсус оператив штаб булдырылды. Татарстанның азык-төлек бүлү үзәкләрендә азык запаслары ким дигәндә ике айга җитәчәк, дип ышандырдылар, шуңа күрә халыкны суыткычларны һәм шкафларны азык-төлек белән тутырмаска, тәэмин итүчеләрне бәяләрне арттырмаска чакырдылар.
Районда мәдәни һәм спорт чаралары туктатып торыла, мәктәп укучыларын каникулларга алданрак җибәрделәр, Питрәч кинотеатры ишекләрен вакытлыча япты. Күпләр санитар-эпидемиологик режимны, нәкъ менә шушы мизгелдә яный торган куркыныч буларак кабул итәләр. Бер кеше икенчемсен куркыты, икенчесе өченчесен... Саклану чаралары Питрәч районында коронавирус барлыкка килү мөмкинлеген булдырмас өчен күрелгән. Шуңа күрә паникага сәбәп юк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса