Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәч авыл җирлекләрендә халык җыеннары старт ала

    Очрашуларда җирлек халыклары үзләренең проблемаларын һәм район җитәкчелегенә карата теләкләрен әйтә алачаклар.

    Җыеннар чиратын Күн авылында яшәүчеләр белән булачак очрашу ача. Ул инде бүген 13:00 сәгатьтә авыл мәдәният йорты каршында узачак. Чарада Россия Хөкүмәт Думасы депутатына кандидат булган Иршат Минкин катнашачак. Бүген үк Чыты һәм Ленино-Кокушкино авыл җирлекләрендә шулай ук аның катнашында халык җыены булачак.

    Питрәчлеләр белән булган мондый очрашулар август ахырына кадәр дәвам итәчәк. Питрәч авыл җирлегендә халык җыены 29 августка билгеләнгән һәм ул балалар шәһәрчегендә узачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: