Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч почтальоны күпьеллык хезмәте һәм тармак үсешенә керткән өлеше өчен бүләкләнде

Казанда һөнәри бәйрәм уңаеннан «Татарстан почтасы»ның иң яхшы хезмәткәрләрен бүләкләделәр.

Учреждениедә бөтен республика буенча сигез меңгә якын кеше эшли. Почтальоннарны һәм башка өлкә вәкилләрен күпьеллык хезмәтләре һәм тармак үсешенә керткән өлеш өчен бүләкләделәр.

Чыты авылыннан почта хезмәткәре Гөлсимә Сөнгатуллинаны «Татмедиа» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков котлады.

Гөлсимә Галимҗан кызы 2 класслы хат ташучы. Ул үз торак пунктындагы почта элемтәсе бүлекчәсендә инде күп еллар эшли.

Эшемне яратам һәм аны намус белән башкарам, - дип билгеләп үтә бүләкләнүче.

Бүгенге көндә Татарстанның барлык торак пунктларында почта хезмәтләре күрсәтелә. «Татарстан Почтасы»ның барлыгы 1,2 меңнән артык почта бүлекчәсе бар, аларның күбесе авыл җирлегендә урнашкан. Почта элемтәсе өлкәсендә 9 меңнән артык кеше эшли, шул исәптән 3,5 меңе — почтальоннар.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X