Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында 8 Мартка лаләләр әзерлиләр

Кыш тәмамлануны һәм җылы кояшлы көннәр җитүне гәүдәләндерүче чәчәкләрне Богородск авылы теплицасында үстерәләр. Аның гомуми мәйданы - 1,2 гектар.

Чәчәк цехында декабрь ахырында беренче тапкыр лалә чәчәкләре утыртканнар. Бу Голландиядән китерелгән 30 сорттагы лалә суганчалары. Хәзер
алар үсеп, чәчәккә бөреләнгәннәр.

Аларны җайлап кына җыялар, махсус җиһазлар белән кисәләр һәм кул белән үтә күренмәле пакетларга төрәләр. Чәчәк бәйләмнәрен тартмаларга кадерләп тутыралар, аннары бөтен Татарстан буйлап сатуга озаталар.

Әлеге чәчәк бәйләмнәре Халыкара хатын-кызлар көне алдыннан бик популяр. Шуңа күрә хәзер цехта бигрәк тә эш кайный.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса