Питрәч районында «Безнең ишегалды» программасы буенча 19 яңартылган территория барлыкка киләчәк
Шулай ук әлеге территорияләрдә җирле бюджет хисабына күп фатирлы йортларның инженерлык челтәрләре дә үзгәрәчәк.
Быел Питрәч районында «Безнең ишегалды» президент программасы буенча 19 яңартылган территория барлыкка киләчәк.
Без әлеге ишегалларында яшәүчеләр белән проектлар булдырдык, аларга төзекләндерүнең башлангыч схемасын тәкъдим иттек. Шуның нигезендә схемалар ясалды. Бүген алдан каралганнарга бераз төзәтмәләр кертелә. Кирәкле җиһазлар исемлеге (кече архитектура формалары, яктырту) булдырылды — һәм әлеге материалны сатып алу өчен ТРның Баш инвестицион-төзелеш идарәсенә җибәрелде", - дип хәбәр итте Питрәч районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Шәйхетдинов.
Төзелеш эшләре ай ярымнан башланачак, төзекләндерү буенча соңгы схемаларны апрель аенда һәр ишегалдында урнаштырачаклар. Аларны биредә яшәүчеләргә архитекторлар һәм район хакимияте вәкилләре тәкъдим итәчәк. Очрашу датасын да алдан ук игълан итәчәкләр.
Яшәүчеләр эшләрнең сыйфатын һәм барышын контрольдә тота алсын һәм бу хакта шунда ук кайнар линия телефоны аша хәбәр итә алсын өчен схемалар ишегалдында җәй буена калачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа