Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч укучыларын полиция хезмәткәре һөнәре белән таныштырдылар

Район эчке эшләр бүлегендә Питрәч беренче мәктәбенең югары сыйныф укучылары өчен экскурсия үткәрелде.

Аларга хезмәткәрләрнең саклагыч кием үрнәкләрен, коралларның мини-күргәзмәсен күрсәттеләр. 

Мин кешене пулядан саклый торган броня жилетны киеп сынап карадым. Ул авыр, анда бик эссе һәм уңайсыз, - дип хис-кичерешләре белән уртаклашты мәктәп укучысы Анастасия Горшунова. 

Шулай ук балаларга Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан юридик институтында, Алабуга Суворов хәрби училищесында уку кагыйдәләре һәм өстенлекләре турында сөйләделәр. 

Алар (суворовчылар һәм студентлар) түләүсез кием-салым, туклану һәм яшәү белән тулы дәүләт тәэминатында торалар, - дип сөйләде Россия Эчке эшләр министрлыгының безнең район буенча бүлеге башлыгы ярдәмчесе Юрий Шатаев. 

Әмма аларны иң кызыгы алда көтә иде. Укучыларны кинологлар янына алып бардылар. Алар кунакларга немец овчаркаларының нәрсәләр эшли белүләрен күрсәттеләр. Баяр кушаматлы эт – машина янындагы шартлы шартлаткыч матдәне, ә Альма кечкенә территориядә җинаятьченең әйберләрен эзли. Алар кар астына яшеренгән. Ике эт тә ис буенча эзләде, һәм икесе дә биремнәрне яхшы үтәде. Бу укучыларда зур тәэсир калдырды. 
Чара «Студентлар десанты» Бөтенроссия акциясе кысаларында узды. 


Нәтиҗәләр 

2021 ел нәтиҗәләре буенча оператив-хезмәт эшчәнлегенең төп күрсәткечләре буенча Эчке эшләр министрлыгының Питрәч районы буенча бүлеге үз категорияләре бүлекләре арасында 8 нче урынны алды. Җинаятьләрнең гомуми саны 11,2 процентка кимүе күзәтелә, һәм 444 җинаятьне (АППГ – 500) калдыра, җинаятьләр ачылышы - 59,1 процент. Шулай ук кылынган авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр 122дән 98гә кадәр яки 19,7 процентка кимегән. Тикшерелгән җинаятьләр саны 95 җинаятькә (348дән 253кә кадәр) кимегән. 175 җинаять туктатылган, бу узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 18гә күбрәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X