Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәчлеләр җиләк-җимеш һәм яшелчәнең сыйфаты турында кайнар элемтәгә шалтырата алалар

    Сорауларны (843) 273 34 85 телефоны буенча әйтергә мөмкин.

    Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе 2 августтан җиләк-җимеш, яшелчә продукциясенең сыйфаты һәм куркынычсызлыгы, шулай ук яраклылык вакытына бәйле сораулар буенча кайнар элемтә оештыра.

    Казанда һәм Татарстан Республикасында яшәүчеләрнең сорауларына ТР буенча Роспотребнадзор идарәсенең туклану гигиенасына күзәтчелек итү бүлеге белгечләре җавап бирәчәк», — диелә ведомство хәбәрендә.

    Татарстанлылар үз сорауларын (843) 273 34 85 телефоны буенча бирә ала. Кайнар элемтә 13 августка кадәр иртәнге 10нан көндезге 4кә кадәр эшләячәк. 


    ТИ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: