Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчтә бакчачылык ширкәтләре җыелышы узды

Коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре рәисләре узган бакча сезонына йомгак ясадылар һәм киләсе елга тәкъдимнәр карадылар. Шулай ук мөһим мәсьәләләр турында фикер алыштылар.

Безнең районда 48 коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте исәпләнә. Бакчачылар экологик чиста, сыйфатлы азык-төлек продуктлары үстерү өчен бөтен көчен куя. Алар өчен участокта эшләү - хобби гына түгел. Аларның эшчәнлеге районның азык
төлек иминлеген ныгытуга зур өлеш кертә. Татарстанда бакчачылык җәмгыятьләрен үстерү өчен ярдәм программалары эшли. - Республика программалары ярдәмендә безнең ширкәттә юл һәм су белән тәэмин итү проблемалары хәл ителде, - дип сөйләде «Энтузиаст» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәте рәисе Николай Евстафьев. Җыелыш барышында барлык катнашучылар да үзләрен кызыксындырган сорауларны бирә алдылар. Мәсәлән, комплектлы трансформатор подстанциясен алмаштыру, электр челтәрләренә хезмәт күрсәтү, коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә җир кишәрлекләрен рәсмиләштерү кебек сораулар бар иде. Аларга Росреестр идарәсе,
электр челтәрләре, Питрәч РЭСы һәм Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча баш идарәсенең күзәтчелек эшчәнлеге вәкилләре җавап бирде. - Бүгенге көндә юллар төзелешенә 350 млн. сум бүлеп бирелде, ә районнан 1,5 млрд. сумга гаризалар кабул ителде. Хәзер без бу мәсьәләне актив рәвештә тикшерәбез һәм хәл итү юлларын эзлибез, - дип билгеләп үтте үз чыгышында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Дамир Байгильдин.
 

Цифрлар
2020 елда  республика ярдәме  программасы буенча башкарылган эшләр: - скважиналар һәм су башнялары урнаштырылды;
- 620 метр электр белән тәэмин итү линияләре; - 5 каты көнкүреш калдыклары мәйданчыгы, 7 бункер һәм 29 контейнер;
- керү юллары. 27,3 млн. сум акча бүлеп бирелгән.
Акча түбәндәге эшләр өчен тотылачак:
- «Родник» һәм «Энтузиаст» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләре эчке электр линияләрен ремонтлауга;
- «Шемелька» коммерцияле  булмаган бакчачылык ширкәтендә эчке торба үткәргечне ремонтлауга;
- «Заречье», «Надежда» һәм «Авиатор» коммерцияле булмаган бакчачылык ширкәтләрендә эчке юлларны ремонтлауга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X