Приставлар бурычлы кесәсен юкарта
Хәзер суд приставлары бурычлының банк картасыннан акча салдырып ала ала. Бурычлылар үз счетларыннан акча югалуын соңыннан гына белә. Хәбәрчебез суд приставлары башлыгы Илзирә ЗАРИПОВА белән әлеге темага әңгәмә корды.
- Бурычлының банк картасыннан акча салдырып алу бар иде инде. Яңалык шунда, бурычны электрон түләттерү мөмкинлеге. Бу акчаны тизрәк күчерү һәм артык кәгазь тутырудан азат итә. Кешенең бурычын түләттергәнче, без банкларга язмача запрос җибәрәбез. Моңа 2-3 ай вакыт китә. Суд бурыч түләттерү турында карар чыгарганнан соң гына бурычлы селкенә башлый: акчасын салдырып ала, исәп-хисабын яба. Өч айда әллә нәрсәләр эшләргә була. Хәзер анысы да электрон документ әйләнеше режимында үтә. Безнең запрос та 2-3 атнага кадәр кыскарды. Күргәнегезчә, аерма бар. Без счетка арест сала алабыз, бурычын яки билгеле бер өлешен алып калырга өлгерәбез. Хәзер 15 банк белән эшлибез, тагын 2 банк белән сөйләшүләр алып барабыз. Тиздән бу мәсьәләләр дә хәл ителәчәк.
- Бурычлы үз счетыннан акча салдырып алуларын белмәскә дә мөмкинме?
- Закон буенча, бурычлыны акча салдырып алу турында кисәтеп торуның кирәге юк, шуңа күрә бурычлы аннары счетыннан акча күчерү турында хәбәр ала. Барлык сумманы да салдырып ала алалар. Мисал өчен, хезмәт хакы картасыннан 50 процент сумманы гына салдырып алырга мөмкин, әгәр аңа балалар пособиесе күчерелсә, андый акчалар белән бурыч түләттерергә ярамый. Банклар андый мәгълүмат бирми, түләмәүче хезмәт хаксыз һәм пособиесез каласы килмәсә, суд приставларына карта билгеләнеше турында үзе хәбәр итәргә тиеш.
- Бурычлылар белән эшләүнең яңа ысулы приставларга бурычлар җыюны арттырырга мөмкинлек бирә. Ә элеккеләре?
- Без алардан баш тартмыйбыз. Бурычлыларның машина, көнкүреш техникасы, җиһазларына арест салабыз. Бурычлары күп җыелган авыл халкының йорт терлекләренә дә еш кына арест салына. Мисал өчен, узган ел бурычлар өчен сыерга арест салынды, коммуналь хезмәтләргә түләмәгән бер кеше тавыкларыннан мәхрүм кала язды. Транспорт салымын түләмәүченең 2 казы тартып алынды. Канатлылар хуҗаларына күрелгән чаралардан соң, бурыч капланды һәм кошлар кире кайтарылды.
Приставларга зур эш йөкләнгән: аларга бурычлыларны адрес буенча эзләргә туры килә. Тиздән әлеге кәгазь боткасыннан арыначаклар, приставлар бурычлыларның счетлары һәм карталары булган банклар белән эшли башлаячак. Соңгыларының приставлар гаризасы буенча акчалары автомат салдырып алына.
Агымдагы елның беренче өч аенда 3800 бурычлының төрле банклардагы счетларыннан акча салдырып алынган. Мисал өчен, Саклык банкы аша 1614 бурычлының бурычы капланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа