Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Райково авылыннан Анатолий Ильинга «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды

Бүләкне якташыбыз үзенең курсташы - Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кулыннан алды.

Тантаналы бүләкләү республика башкаласында Казан аграр университетының 100 еллыгына багышланган очрашуда узды, анда үз вакытында Анатолий Ильин укыган булган. Ул вакытта уку йорты авыл хуҗалыгы институты исемен йөрткән. Чарада 1978 елда механика факультеты чыгарылышы җыелды.
Анатолий Петрович мәгариф системасында озак һәм нәтиҗәле 37 ел эшләгән. Карьерасын туган Питрәч районында башлаган. Ленино-Кокушкино авылында һөнәри училище директоры вазыйфасын башкарган, аннары Иске Шигали авылында урта мәктәп директоры булган. Аннары хезмәт эшчәнлеген Казанда дәвам итә. Хәзер ветеран лаеклы ялда. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса