Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район үзәгендәге Җиңү паркы яңарачак

ФОТО: ҖИҢҮ ПАРКЫ МЕНӘ ШУНДЫЙ БУЛАЧАК Апрельдә район үзәгендәге Җиңү паркына капиталь реконструкция башланды: карт агачлар киселде, территория тулысынча чистартылды.


Район җитәкчелеге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгына һәлак булган сугышчылар һәйкәлен яңартырга дигән карарга килде. Ике тәкъдим кертелә: Питрәч район үзәгендә яңа Җиңү паркы (Владимир Ленин һәйкәле артында) ясарга яки элекке Җиңү паркына капиталь реконструкция үткәрергә. Иң кулай вариантны ачыклау максатыннан, Интернет-сораштыру үткәрелде. Аның нәтиҗәсендә район җитәкчелеге паркны реконструкцияләргә дигән карарга килде.
Эшләр башланды. Проект буенча монда файдаланылмаучы хәрби техника - танк, фонтан, 12 чәчәк түтәле, 16 эскәмия, Ана һәм Солдат сыннары урнаштырылачак, шулай ук өч Советлар Союзы Герое бюстлары, стелла урыннарында калачак, һәлак булган сугышчылар исемнәре язылган мәрмәр такта яңартылачак. Христианнар көче белән часовня төзелеше планлаштырыла.
Авыл картлары искә алулары һәм тарихи мәгълүматлар буенча Җиңү паркы урынында элек зират булган. Совет чорында моны исәпкә алып, Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатлар һәйкәле куярга уйлыйлар. Вакытлар үтү белән парк үзгәрде: Ана һәм Солдат сыннары куелды, 2000 нче елларда Советлар Союзы геройлары бюстлары урнаштырылды. Соңрак Әфган сугышында һәлак булган сугышчылар истәлегенә сугышчан техника урнаштырылды.
Сүз уңаеннан, районда Җиңү фонды булдырылды, барлык теләгәннәр анда акча күчерә ала.
Район үзәгендә яшәүчеләр Җиңү паркын реконструкцияләү турында нәрсә уйлый икән?
Арина: "Мин каршы түгел. Әйе, бу урында зират булган. Монда торак йорт яки нинди дә булса күңел ачу учреждениесе салырга җыенмыйлар бит. Монда часовня, Советлар Союзы Геройлары бюстлары, Бөек Ватан сугышында һәлак булган сугышчылар исемнәре белән панель, кыскасы, хәтер урыны булачак. Чүп-үләннәре үсеп утырганчы, болай яхшырак булачак".
Николай: "Мин нәрсә әйтә алам инде? Бу урында зират иде, шуның белән барысы да аңлашыла. Балачактан ук әлеге территориянең коймалап алынуын беләм, һәр зираттагы кебек анда да хач һәм кабер ташлары бар иде. Бу урынны коймалап алып, тәртиптә генә тотарга - агачларны кисеп, үләнне чабып кына торырга кирәктер, минемчә".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса