Көек авылында «Сәламәтлек төне» дип аталган кичке диспансеризация узачак
Сәламәтлекне саклау

Көек авылында «Сәламәтлек төне» дип аталган кичке диспансеризация узачак

Акция 29 октябрьдә 19 сәгатьтән 22 сәгатькә кадәр булачак

Көек авылы табиб амбулаториясе халыкны «Сәламәтлек төне» акциясенә чакыра. Диспансеризацияне уңайлы вакытта, көндезге ыгы-зыгысыз һәм чиратсыз узарга мөмкин булачак. 

Программа бер кич эчендә сәламәтлек турында максималь мәгълүмат алу өчен төзелгән: 

  • ЭКГ– йөрәк эшчәнлеген тикшерерү; 
  • канның гомуми анализы; 
  • глюкоза һәм холестеринга анализ; 
  • тизәктә яшерен канга анализ (ашказаны-эчәк системасы онкологиясен иртә диагностикалау); 
  • спирометрия – үпкәләрнең функциясен тикшерү; 
  • күзнең басымын үлчәү; 
  • терапевт консультациясе (нәтиҗәләрне расшифровкалау); 
  • акушер кабул итүе. 

Акция 29 октябрьдә (чәршәмбе) 19дан 22 сәгатькә кадәр узачак. Үзең белән паспорт һәм медицина полисы алырга кирәк.