Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Россиядә кайбер машиналарга транспорт салымы бетерелергә мөмкин

РФ Икътисади үсеш министрлыгында шундый мөмкинлекне карыйлар.

Россиядә экологиягә зыян китерми, аерым алганда, газ-мотор ягулыгында эшли торган автомобильләргә транспорт салымын гамәлдән чыгарырга яки киметергә мөмкиннәр.

Министрлыкта билгеләп үтүләренчә, әлеге чара илдәге экологик хәлне яхшыртырга һәм транспорттан атмосферага бүленеп чыккан зарарлы матдәләрне киметергә мөмкинлек бирәчәк. Кайбер төбәкләрдә мондый тәҗрибә кулланыла инде, әмма хәзер ташламаларны федераль дәрәҗәдә карарга тәкъдим ителә.

Двигательнең күләме 1 литрдан артмаган автомобиль сатып алучыларга субсидия бирү һәм электр транспорты җитештерүчеләрне стимуллаштыру мөмкинлеге потенциаль чаралар рәтендә карала.

ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса