Алга
  • Рус Тат
  • Шәле ветераннары юбилей медальләре алды

    Районда ветераннарны, тыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү тәмамланып килә. 1 апрельдә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына юбилей медальләре тапшыру тантанасы Шәледә узды.

    Бүгенге көндә Шәледә 96 ветеран яши. Авыл мәдәният йортында медаль тапшыру уңаеннан оештырылган тантанага 20 кеше килгән иде. Авылның өлкәннәре өчен чәй табыны оештырылды. Мәктәп укучылары һәм мәдәният йорты артистлары зур концерт күрсәтте. Җирле талантлар башкаруында узган гасырның кырыгынчы еллары җырлары һәм заманча җырлар яңгырады. Шулай ук ветераннарның балачак, яшьлек елларын чагылдырган сәхнә күренешләре тәкъдим ителде.

    Әйе, аларның яшьлекләре кырыс сугыш елларына туры килә. Аларга түзеп булмаслык авыр була. Шулай да алар Ватанны саклаучылар язмышы тылдагы хезмәткә бәйле булуын яхшы аңлаган.

    - Без фронттагы солдатларга тагын да авыррак булуын яхшы аңлый идек, - ди ветераннар.

    Шәлеләргә медальне район хәрби комиссары Владимир Гузич, халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина тапшырды. Алар ветераннарга нык сәламәтлек, озын гомер теләде, илебез өчен авыр вакытлардагы хезмәтләре өчен рәхмәт белдерде.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: