Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Су урлап кына баеп булмый

Узган атнада район комиссиясе вәкилләре фатирларга тикшерү үткәрде. Алар гомумйорт күрсәткечләре һәм фатирлардагы счетчикларда зур аерма булган йортларга керде.

Районда коммуналь хезмәтләр өчен түләүләрнең дөреслеген тикшерүче комиссия эшләве турында язган идек инде. Октябрь-ноябрь айларында исәпләү приборларын тикшерү вакытында күпфатирлы 7 йортта су белән тәэмин итү буенча төгәлсезлекләр ачыкланды.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Геннадий Товкалев җитәкчелегендәге район комиссиясе вәкилләре Питрәчнең Осиново һәм Чияле урамнарындагы фатирларда счетчикларның күрсәткечләрен тикшерде. Әлеге рейд нәтиҗәләре буенча 4 нче (Чияле урамы) һәм 5 нче (Осиново урамы) йортларда тикшерүчеләр төгәлсезлекләргә юлыкты. Кайбер йорт хуҗаларының суны счетчиктан тыш куллану очраклары ачыкланды. Кайберәүләр түләмәс өчен нәрсә генә уйлап чыгармый. Алар аркасында коммуналь хезмәтләр өчен намус белән түләүчеләр дә зыян күрә. Гомумйорт күрсәткече мәгълүматлары бөтен кешегә тигез бүленә бит.
Шундый ук тикшерү Казан урамының 6 А нчы йортында да үткәрелде. Әлеге йортта яшәүчеләр "Уют" торак милекчеләре берлегенә тикшерү үткәрүне сорап үзләре мөрәҗәгать итә. Чөнки соңгы вакытларда алар суны артык тотканнар. Берничә фатирга тикшерү үткәрүгә үк төгәлсезлекләр ачыклана. "Уют" торак милекчеләре берлеге башлыгы Вера Малова кайберәүләрнең туалетларында счетчиклар булмавын әйтә, димәк, су исәпсез тотыла.
- Бу бит урлашу була! - ди ул һәм гомумйорт исәпләү приборының күрсәткече 44 фатирлы йортның һәрбер кешесенә бүленүен әйтеп китте. Намуссыз хуҗалар аркасында, кайберәүләр үзләре кулланганнан да артык түләргә мәҗбүр булалар...
Район комиссиясе әгъзалары барлык тәртип бозуларга тиешле чаралар күреләчәк дигән нәтиҗә чыгарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса