Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Сугышны искә төшерәсе дә килми

Кибәч авылыннан тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышында катнашучының тол хатыны Прасковья Александровна Павлова үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Ул Керәшен Сәрдәсе авылында күп балалы гаиләдә туып-үсә. Юбилярны котларга район хакимияте вәкилләре килде. Аңа район башлыгы Илхам Кашаповтан бүләкләр, шулай ук Россия Президенты Владимир Путинның шәхси котлау хатын тапшырдылар. Әмма аның өчен иң зур, кадерле бүләк - сугыш геройлары исемлеге язылган Хәтер китабы булды, анда 256 нчы биттә аның ире Павлов Сергей Иванович исеме язылган.

Прасковья Александровна үзенең булачак ире белән сугыш тәмамланганнан соң таныша. Сергей Иванович 1943 елда унсигез яшендә фронтка китә. Гомеренең шушы кыска гына чоры аның йөрәгендә бик тирән эз калдыра. Солдат сугышта ике тапкыр яралана, тән ярасы төзәлсә дә, сугыш салган җан ярасы сызлаудан туктамаган. Сергей Иванович сугыш турында искә алырга яратмаган. Һәм аның яраланган йөрәген әрнетмәс өчен, беркем дә аны сораулар белән борчымаган. Әмма бүләкләре һәрвакыт әти һәм бабай кешенең чын герой булуын искә төшереп торган. Шулай ук аның Хезмәт Кызыл Байрагы ордены да бар. Алар хатыны белән күп еллар “Совет” колхозында эшләгәннәр.
- Әти-әни сугыш турында сөйләргә яратмадылар. Без сорамадык та, бу хатирәләрнең артык авыр булуын күзләреннән күрдек... Әтиебез бик яхшы кеше иде. Әнигә бервакытта да начар сүз әйтмәде, үпкәләтмәде. Ул аны барыннан да саклады, хатынының һәрвакыт елмаеп торуын гына теләде. Безне, балаларын һәм оныкларын да бик яратты, - ди кызы Мария. - Ә әни, ул бераз кырысрак, әмма бик көчле рухлы кеше. Аңа бик яшьли якыннарының үлемен кичерерә туры килә, яшь чакта ике абыйсын югалткан, алар фронтта һәлак булган.
Озын гомерле ханым 20 ел элек тол кала. Алар ярты гасырга якын бәхетле гаилә булып яшиләр, өч бала үстерәләр. Гаилә пары Сергей Ивановичның әтисе һәм әнисе белән бергә яши. Прасковья Александровнаның зирәклеге, түземлеге йортта һәм гаилә әгъзалары арасындагы үзара җылы мөнәсәбәт һәм уңайлылык сакларга ярдәм итә. Уллары Николай Елизавета исемле кызга өйләнә һәм алар ата-ана йортында яши башлыйлар.
- Без кырык ел бергә. Барысы да яхшы, бер-беребезне хөрмәт итәбез, кадерлибез, - ди юбилярның килене. - Каенанам һәр эшкә оста булды. Ул талантлы кул эше остасы, буш вакытында бертуктаусыз күлмәкләр текте, оекбашлар, бияләйләр, ашъяулыклар, урын-җир әйберләре бәйләде. Кухняда да аңа тиңнәр булмады, бик тәмле пироглар пешерде, - дип мактый каенанасын Елизавета.
- Киленебез әнинең иң яхшы сыйфатларын үзенә туплаган, безне һәрчак ачык йөз белән каршы ала, тәмле ризыклар әзерли. Без туган йортыбызга бик теләп кайтабыз, - дип билгеләп үтәләр кызы Мария һәм улы Александр. Алар үзләре Казанда яшиләр. Прасковья Павлованың бүген биш оныгы һәм тугыз оныкчыгы бар.
- Сез генә бәхетле булыгыз, бу минем иң зур бәхетем, - диде ул, якыннарына карап.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса