Бүген Идел буе федераль округы Кубогына узышта ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов Башкортстан Республикасы Президенты Радий Хәбиров белән очрашты.
(Питрәч, 22 февраль, Нурия Камалетдинова, «Питрәч-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Тольятти шәһәрендә Идел буе федераль округы кубогына раллида катнашты һәм беренче урын яулады. Анда Рөстәм Миңнеханов һәм Радий Хәбиров рәсми булмаган шартларда очрашып, бер-берсен сәламләгәннән соң бергә фотога төшкәннәр. Ул бу фотосурәтне инстаграмдагы сәхифәсенә куйган һәм «Күршеләр, дуслар. Тик шулай», — дип язган.