Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Укучыларыбызга бәйрәмгә шигъри бүләк

    Качману элек-электән зур бәйрәм булган

    Мария Максимова

    Изге су
    Яңа еллар башлануга,
    Бәйрәм артыннан бәйрәм.
    Раштуа, Качманулар –
    Христианнарга зур бәйрәм.
    Керәшен авылларында
    Элек күңелле булган –
    Раштуа бәйрәмендә
    Балалар акча җыйган.
    Качману элек-электән
    Зур бәйрәмгә саналган,
    Халкым елга-чишмәләрдән
    Кач манган суны алган.
    Изге суга бәйрәм төнне
    Кешеләр су кергәннәр,
    Авырту, сырхау кешеләр
    Шуннан соң терелгәннәр.
    Керәшен күлмәге киеп,
    Киленнәр су китергән,
    Ә егетләр гармун уйнап,
    Урамнар буйлап йөргән.
    Безнең заманнарда хәзер
    Акча җыюлар бетте.
    Изге суга чумучылар
    Галәмәт артып китте.
    Яше, карты рәхәтләнеп,
    Изге суга чумалар.
    Яңа туган бала кебек,
    Судан чыккач тоялар.
    Гасырлардан гасырларга
    Күчсен гореф-гадәтләр,
    Гадәтләрнең бетүенә
    Нәрсәдә соң сәбәпләр?
    Изге суларны эчәләр,
    Шифаларын күрәләр.
    Чиркәүләргә йөриләр бит,
    Безнең хәзер түрәләр. 

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: