Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Яшьтән җаваплылык тоеп үсәләр

Республикада һәм безнең районда яшьләр арасында "Форпост" хокук саклау хәрәкәте ел саен популярлаша гына бара.

Төпле мәктәпләрдәге күп кенә отрядлар җитәкчеләре сүзләренә караганда, әлеге хәрәкәткә балалар үз теләкләре белән бик рәхәтләнеп киләләр. Алар дружина әгъзалары вазыйфаларына бик җаваплы һәм аңлап карыйлар. Мәсәлән, узган спартакиадада "Форпост" сафларына яңа гына алынганнардан алты команда катнашты. Замана укучыларын хәрби-патриотик шөгыль нәрсәсе белән үзенә җәлеп итә соң?

"Форпост"та катнашучылар спартакиадасы районның шактый командасын бер түбә астына җыйды. Быел уеннар программасы бераз үзгәрде, алар хәрбиләштерелгән. Катнашучыларның күбесе 13-14 яшьлек яңа сайланучылар булганлыктан, әлегә аннан кайбер элементларны алдылар (аларның мәктәп программасы буенча ТИН юк, шуңа күрә алар әлегә автомат җыймыйлар). Шулай да ярышлар мавыктыргыч үтте, кызлар һәм малайларны тырышырга мәҗбүр итте.

- Мин атуны һәм идәннән күтәрелүне бик үк яратып бетермим, - диде чираттагы ярыштан соң Шигали мәктәбе укучысы. - Ә менә эстафета һәм башка актив, хәрбиләштерелгән уеннар миңа бик ошый. Шуңа күрә, быел отряд әгъзасы булдым да инде.

Кызны каршылыклар полосасына баручы иптәшләре дә хуплады. Ә менә шигалилеләр командиры Наил Вәгыйзов үзен бик тыныч тота. Башкалардан аермалы буларак, аның ике еллык форпост тәҗрибәсе бар, шуңа күрә мондый сынаулар аның өчен яңалык түгел.

- Миңа "Форпост" әгъзасы булу бик ошый, - ди егет. - Монда файдалы күнекмәләр аласың, яңа дуслар табасың. Төрле чараларда катнашабыз, бу бик яхшы, монда килгәнемә бер дә үкенмим.

Шигали отрядының алыштыргысы җитәкчесе Ольга Загирова хәрәкәткә яңа алынган укучылары уңышларын игътибар белән күзәтә.

- Алар булдыра, - ди педагог, - әлегә барысын да эшли алмасалар да, бик тырышалар, алар моңа җаваплы карый, һәрвакыт чараларда катнашырга теләк белдерәләр. Бүгенге чарага да бик озак әзерләндек. Алар инициатива күрсәтте.

Укучылар үзләре әйтүенчә, алар өчен форпостчы булу зур абруй.

- Моның белән танышларың алдында мактанырга да була - ата беләбез, корал белән идарә итәргә, аны җыярга, сүтәргә өйрәнәбез, - ди Питрәч 1 нче мәктәбе командасында катнашучылар.

- Тормышта болар барысы да кирәк булачак, мин армиядә хезмәт итәргә җыенам, - дип өстәде Павел Чихирев. - Нишләп шундый мөмкинлек булганда хәзердән үк әзерләнә башламаска ди.

Беренче мәктәп укучылары үз осталыкларын беренче генә күрсәтүләре түгел, алар берничә тапкыр республика ярышларында да катнашты. Аларны алга таба да зур җиңүләр, уңышлар көтәдер, мөгаен.

- Бу бик яхшы, укучыларны "Форпост"ка керергә үгетләп тә торасы юк, - дип билгеләп үтте аларның җитәкчсе Анна Галимова. - Игълан язып элүебез булды, хәрби кием кияргә теләүчеләр бик тиз табылды. Бу аларга чыннан да бик кызык.

Яшь патриотларга күнекмәләрдән тыш бик күп нәрсәләр белергә һәм аңларга кирәк. Балалар "Форпост" әгъзасы исемен йөртүнең җаваплылыгын аңлыйлар. Алар моны викторинада катнашып расладылар. Сораулар бик җитди иде - толерантлык, экстремизм, терроризм төшенчәләрен аңлату һәм башкалар. Әлбәттә, бу бик авыр, шулай да отрядлар бу биремне яхшы гына үтиләр.

Дөрес, җитешсез яклар да бар. Хәзерге яшүсмерләргә физик йөкләнешләр авыр бирелә.

- Балалар көчсезрәк хәзер, алар берничә ел элек яшьтәшләре тапшырган нормативларны авырлык белән генә тапшыра, - ди судьяларның берсе балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе тренеры Рамил Юсупов.

Быел спартакиадада катнашучылар саны да азрак. Дөрес, монда объектив сәбәпләр бар. Кайбер мәктәпләрдә андый яшьтәге балалар командасы җыю өчен укучылар җитми.

Киеренке көрәштән соң призлар тапшыру вакыты килеп җитте. Барлык балалар тырышлыкларын күрсәтте. Ленино-Кокушкино, Колай, Шигали мәктәпләре грамоталар һәм истәлекле призлар алды. Өченче урында - шәлеләр (куратор Айрат Низамов), икенче - 2 нче мәктәп (Евгений Агачев), беренче урында - Питрәч 1 нче мәктәбе (Анна Галимова).

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса