Үз эшенең осталары барысын да булдыра
- Эшебезнең төп күрсәткече - район язмышын безгә ышанып тапшырган халык бәясе, - диде район башлыгы Эдуард Дияров Җирле үзидарә көненә багышланган тантаналы җыелышта. - Республиканың муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында без җиденче урында, әлеге исемлектә барлыгы 45 район.
Әлеге өлкә хезмәткәрләрен һәм ветераннарын бишенче чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова тәбрикләде.
- Сезнең район динамикалы үсештә, киләчәккә планнары зур, һичшиксез, сез аларны бергәләп тормышка ашырачаксыз, - дип билгеләп үтте ул. - Минемчә, үз эшенең осталарыннан торган команда максатларына ирешү өчен һәр төрле проблемаларны, авырлыкларны җиңеп чыгачак.
Разия Садыйкова Эдуард Дияровка лаеклы бүләкләр - "2013 елда Казан шәһәрендә XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада" истәлек медальләре һәм Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин грамотасын тапшырды.
Кощак авыл җирлеге башлыгы Светлана Павлова, Татар Тау Иле авыл җирлеге башлыгы Геннадий Шаров, Белкино авыл җирлеге башлыгы Геннадий Мошков Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе рәхмәт хатлары алды. Район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш мәсьәләләре буенча ярдәмчесе Валентина Урысова, Чыты авыл җирлеге башлыгы Йолдыз Гыйниятуллин, Шигали авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Любовь Тимофеева Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләр Советы рәисенең Рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелде.
Тармакның башка лаеклы хезмәткәрләре дә мактау грамоталары алды. Җирле үзидарә органнары ветераннары да сәхнәгә күтәрелде. Алар озак еллар үз һөнәрләренә тугры булган, туган районнары хакына тырышып эшләгәннәр. Район башлыгы аларга үсештә зур өлеш кертүләре өчен олы рәхмәтен белдерде.
- Без бу өлкәдә ачыш ясаучылар булдык, - дип билгеләп үтте тармак ветераны Галина Волостнова. - Үзебезгә юл салып, һаман алга таба бардык. Һәм һәрвакыт халык белән булырга тырыштык.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
1 март 2021 - 12:11Россиядә яңа юл билгесе барлыкка килде Иске билге 1 сентябрьгә кадәр гамәлдә булачак.3100
-
1 март 2021 - 10:30Питрәчлеләр, диспансерлаштыруны үтми калмагыз Диспансерлаштыру бик күп авыруларны ачыкларга ярдәм итә.4000
-
1 март 2021 - 09:17КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #12 / "Й" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.6401
-
28 февраль 2021 - 14:31Синоптиклар янә буран чыгу һәм күз күреме начараю хакында кисәтте 28 февральдә төнге һәм иртәнге сәгатьләрдә һава торышы бозылыр дип көтелә.6300
-
28 февраль 2021 - 11:53Ленино-Кокушкино көллиятендә сентябрьгә 75 студент тупларга ниятлиләр Хәзер уку йортында дүртенче курста 9 студент белем ала, һәм алар барысы да - кызлар. Утар хуҗабикәсе һөнәрен үзләштерәләр.5300
-
27 февраль 2021 - 00:21Музыкаль котлаулар
-
27 февраль 2021 - 00:19Питрәч районы яңалыклары
-
24 апрель 2019 - 14:01"ТАТМЕДИА" АҖ кабат әбүнәчеләр өчен призлар уйнату турында игълан итә. Акциядә катнашыгыз һәм мультиварка, ит тарткыч, блендер яки юрган оту мөмкинлеге алыгыз. Төп приз – 32 дюйм диагональле телевизор.160700
-
21 гыйнвар 2021 - 14:54КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #7 / "Е" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.133300
-
14 гыйнвар 2021 - 11:55КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #6 / "Д" хәрефе Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.130600
-
28 гыйнвар 2021 - 13:42КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #8 / "Ж" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.130100
-
4 февраль 2021 - 15:48КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #9 / "Җ" хәрефе Татар әлифбасын балалар белән бергә өйрәнәбез.126500
-
5 гыйнвар 2021 - 14:15Питрәчтә район башлыгыгың Раштуа чыршы бәйрәме узды Авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар бүген район мәдәният йортына җыелды.111500
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Алга (Вперед)
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл № ФС77-47629 от 7 декабря 2011 г.
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Шамсутдинова Ольга Петровна
Адрес редакции: РТ, Пестречинский район, с.Пестрецы, ул.Советская, 34.
Электронная почта редакции: algared@yandex.ru
Телефон редакции: (884367) 3-00-59; 3-04-82, 8-927-443-69-25 - отдел рекламы; 3-04-86 - факс; 3-04-37 - дубляж; 3-15-64 - телевидение.
Для сообщений о фактах коррупции algared@yandex.ru
Учредитель СМИ: АО «ТАТМЕДИА»
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика