Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Игътибар: фотоконкурс!

Декоратив һәм бүлмә гөлләре, клумбалар һәм чәчәк куаклары - ел саен йөзләгән мең гөл матур чәчәк ата. Бу мизгелне игътибарсыз калдырып була мени соң?!

Кулыгызга фотоаппарат алып, төрле төсле чәчәкләрне фотога төшерә башлый аласыз.
"Вперед" ("Алга") газетасы редакциясе "Әйләнә-тирәбездәге матурлык" фотоконкурсы игълан итә.
Конкурста теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен algared@yandex.ru электрон адресына үзегез төшергән фотографияне җибәрергә кирәк. Фотолар 23-30 май дәвамында кабул ителә. Барлык катнашучыларга да исем-фамилияләрен, адресларын һәм телефон номерларын күрсәтү зарур. Игътибар! Фотоконкурста катнашучылар өчен яшь чикләве – 18 яшьтән.
30 майдан 5 июньгә кадәр pestrecy-rt.ru сайтында җиңүчене билгеләү өчен Интернет-тавыш бирү үтәчәк. Конкурста җиңүче фотоконкурс спонсоры - И.С.Рафиков крестьян фермер хуҗалыгыннан истәлекле бүләк алачак.
Җиңүче турында мәгълүмат сайтта һәм газетада басылачак.
Реклама хокукында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса