Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Игътибар, фотоконкурс!

Бәйрәм календарендә һәрберебез тормышында иң мөһим булган кешегә – әнигә багышланган үзенчәлекле бер дата бар.

Шуңа күрә без Әниләр көненә багышланган "Әни булу - зур бәхет ул!” дигән фотоконкурс игълан итәбез.
Тормышыгызның бәхетле һәм шатлыклы мизгелләре сурәтләнгән фотоларны 13нән 20 ноябрьгә кадәр безнең algared@yandex.ru электрон адресына юллагыз. (1 фото).
Конкурста катнашу тәртипләре:
- фотографияләр 13 ноябрьдән 20 ноябрьгә кадәр кабул ителә;
- фотода, һичшиксез, кешеләр сурәтләнгән булырга тиеш;
- бер катнашучыдан бары тик бер фотография генә кабул ителә;
- исем-фамилияне һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтү зарур;
- конкурста фотоколлажлар катнашмый.
Мөһим!
Конкурска фото җибәреп, катнашучы аны сайтта һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә бастырып чыгаруга автомат рәвештә ризалыгын бирә.
2018 елның 21 ноябреннән 2 декабренә кадәр, pestrecy-rt.ru сайтында җиңүчеләрне ачыклау өчен Интернет-тавыш бирү узачак.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, өч җиңүче фотоконкурс спонсоры – “Батыр” кинотеатрыннан (Питрәч авылы, Совет урамы, 7 йорт) бүләкләр алачак.


(0+)
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса