Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Шәле мәктәбе укучысы республика конкурсында катнашучы сертификаты алды

Питрәч район суды рәисе Ирек Нәбиев тантаналы рәвештә Шәле мәктәбе укучысы Исламия Сафинага юрист көненә багышланган республика иншалар конкурсында катнашучы сертификаты тапшырды. Конкурс ТР Суд департаменты идарәсе тарафыннан “Адан Яга кадәр гадел хөкем” проекты кысаларында оештырылды.

Республика иншалар конкурсында безнең республикадан барлыгы 245 югары сыйныф укучысы катнашты. Конкурс нәтиҗәләре буенча 5 җиңүче билгеләнде.
- Конкурска мин тырышып әзерләндем. Җәмгыять белеме һәм хокук буенча дәреслекләрне өйрәндем. Эссе өчен мин гаделлек темасын сайладым. Үз иншамда тормыштан мисаллар китердем һәм юрист һөнәренә басым ясадым, аның тирә-юньдәгеләр өчен файдасы һәм бу белгечлекне сайларга карар иткән кешенең нинди сыйфатларга ия булуы турында сөйләдем. Киләчәктә югары белем алырга һәм юриспруденция өлкәсендә эшләргә телим, - диде унынчы сыйныф укучысы Исламия Сафина.
Ирек Нәбиев укучыга яңа җиңүләр һәм уңышлар теләде.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса