Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Конкурслар

Тыпыр-тыпыр бер басмагач бию була мени ул!

Питрәчтә традицион “Стартинейджер” бию марафоны иң якты хисләр калдырды. Быел ул Татарстан Республикасында яшьләр сәясәтенең 25 еллыгына багышланган иде. Конкурста районның алты мәктәбе: Питрәч, Кощак, Ленино-Кокушкино һәм Иске Шигали мәктәпләре командалары катнашты.

Катнашучылар әйтүенчә, быел конкурска әзерлек аеруча җитди барган. Сайлап алынган командаларда җиденче, сигезенче, тугызынчы һәм унберенче сыйныф укучылары катнашты. Бию номерларын сентябрьдә үк әзерләргә керешкәннәр. Кайбер кызлар конкурста инде беренче ел гына катнашмый, алар үзләре артыннан яңа биючеләрне дә җәлеп итә. Быел бию аренасына малайлар да чыкты. Иске Шигали мәктәбе укучылары шул рәвешле чын команданың нинди булырга тиешлеген башкаларга үрнәк итеп күрсәттеләр.
Конкурсны “Пластилин” бию коллективы ачты. Сәламләү сүзеннән соң конкурс программасы башланды: күнегүләр, визитка, “Путаница” конкурсы, бию попуррие, лидерны алыштыру, башня, лидер артыннан куу. Командаларның яшь һәм энергияле катнашучылары бер сәгатьтән артык туктамыйча хәрәкәт иттеләр.
- Без конкурска унбер кеше килдек. Быел бик дәртле бию әзерләдек. Аны үзебез мөстәкыйль рәвештә куйдык. Һәрбер биюче бер-берсенә ярдәм итте һәм хуплады. Барлык тамашачыларыбызның күңелләренә күтәренке кәеф өстәргә тырышачакбыз, - диде Ленино-Кокушкино мәктәбеннән бию коллективында катнашучы Алинә Минһаҗева.
Конкурсантларның техник һәм иҗади детальләрне ничек башкаруын жюри карап торды. Биюләрне мәдәният бүлеге җитәкчесе Азат Фазылҗанов, “ФОРПОСТ” үзәге директоры Наилә Таҗиева, кикбоксинг буенча тренер Сергей Ведисенков, хореограф Ирина Гришанина, сәнгать мәктәбе директоры Гүзәл Моисеева һәм башкалар бәяләде. Чарада шулай ук район башлыгы Илһам Кашапов та катнашты. Ә жюри нәтиҗә ясаган арада, фитнес буенча тренер Анастасия Панкова тамашачылар өчен мастер-класс үткәрде.
- Безнең кечкенә кастинг та булды. Мин, чыннан да, яхшы биюче кызларны табарга тырыштым. Мин үзем бу бию конкурсында дүртенче тапкыр чыгыш ясыйм. Без күрсәткән бию - ул “хип-хоп” яшьләр стиле, - дип уртаклашты безнең белән 2 нче мәктәп командасы лидеры Света Боганова.
Нәтиҗәдә, бию тамашасының җиңүчеләре билгеләнде. Беренче урынны район үзәгенең беренче мәктәбе командасы алды, икенче урында – икенче мәктәп, өченчедә - Ленино-Кокушкино урта мәктәбе командасы. Командалар лидерлары арасында беренче мәктәптән Юлия Филиппова иң яхшысы дип табылды. Тамашачылар симпатиясе призын Иске Шигали авылының “Шанс” командасы алды. Конкурста җиңүчеләр алтын медальләр һәм истәлекле кубок белән бүләкләнде. Башка катнашучыларга кыйммәтле бүләкләр һәм яшьләр үзәгеннән грамоталар тапшырылды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса