Питрәч юлында җиңел машина йөртүче КамАЗ белән бәрелүдә зыян күрә
Куркынычсыз хәрәкәт

Питрәч юлында җиңел машина йөртүче КамАЗ белән бәрелүдә зыян күрә

Бу көннәрдә район коткаручылары ике юл-транспорт һәлакәте ачыкладылар.

Гадәттән тыш хәлләр хезмәткәрләре М-7 трассасының 827 километрында килеп чыккан авариядә кирәк булалар. Анда ике транспорт чарасы - Scania һәм Toyta машиналары бәрелешә. Һәлакәттә зыян күрүчеләр булмый.

Шул ук М-7 трассасының 858 километрында төялгән КамАЗ белән бәрелешкән LADA Kalina машинасы йөртүчесенә азрак бәхет елмая. Бәрелү нәтиҗәсендә, җиңел машина руле артында утыручы ир-ат зыян күргән машинада ябылып кала. Коткаручылар зыян күрүчене махсус кораллар ярдәмендә чыгара алалар. Зыян күрүче авыр яраланган хәлдә һәм аның күп кенә сынулары була. Ул Казан травмүзәгенә озатыла.