Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Бакчага түләгән өчен акча алмый калма

Районда мәктәпкәчә яшьтәге балаларның әти-әниләреннән белешмәләр җыя башладылар. Алар быелның икенче яртыеллыгына компенсация акчасы алу өчен кирәк.


Документларны тапшыру тәртибе үзгәрмәде - узган яртыеллыктагы кебек калды. Һәрбер балалар бакчасы өчен график төзелгән. Бакчада ук кирәкле документларын тапшырырга өлгерми калганнар район халыкны социаль яклау идарәсенә килә ала.
Исегезгә төшерәбез, 2014 елның 1 гыйнварыннан балалар бакчасы өчен түләү арттырылды. Шул ук көннән башлап балалары бакчага йөрүче һәм җан башына керемнәре 20 мең сумнан артмаган гаиләләргә махсус компенсация бирелә башлады. Компенсацияне ел башыннан балалар бакчасына түләү арту аркасында бирәләр. Белешмәләр буенча компенсацияләр алты ай дәвамында килеп торачак. Июльдә килергә тиешле гаилә сентябрьдә генә кабат теркәлү узса, соңга калган 2 ай өчен компенсация түләнми.
Компенсация түләве акчаны алучының исәп-хисабына күчерү аша башкарыла. Акчалар ай саен килә, суммасы гаилә кеременә бәйле. Кемгәдер 300 сум, кемгәдер 3 мең сум чыга.
- Социаль яклау хезмәткәрләре ата-аналардан документларны балалар бакчаларында 24 июльгә кадәр индивидуаль график нигезендә кабул итә. Бу турыда ата-аналарга хәбәр итәргә тиешләр, - ди район халыкны социаль яклау идарәсе башлыгы Эльгиза Фәйзуллина. - Әгәр компенсацияне беренче тапкыр гына алулары түгел икән, үзләре белән соңгы 3 айдагы керемнәр турындагы белешмә алып килү дә җитә. Әгәр ата-аналар белешмәне беренче тапкыр тапшыра икән, ул чагында кирәкле бөтен документларны алып килергә тиеш. Әгәр кем дә кем балалар бакчасында белешмәләрне тапшырып өлгермәсә, аларга халыкны социаль яклау идарәсенә 30 июльгә кадәр китерергә кирәк. Өлгермәсәләр, өстәмә компенсация июльгә килмәячәк. Беренче тапкыр документ бирүчеләр дә бар. Андыйлар әле сентябрь-октябрьдә күбрәк булырлар дип торабыз. Чөнки балалар бакчасына яңа балалар киләчәк.
Врезка: Бүгенге көнгә 61 процент ата-ана документларын яңартты, ягъни өстәмә компенсация алучылар. Документ исемлеге зур түгел: балалар бакчасы белән төзелгән килешү, соңгы 3 ай өчен керемнәр турында белешмә, баланың туу турындагы таныклыгы, әти-әнинең исәп-хисап счеты, баланың лицевой счеты, ата-ананың берәрсенең яки опекунның паспорты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса