«Питрәч йолдызчыгы» артистлары осталыкларын һәм талантларын күрсәтте
Балалар җыр-биюләрендә Ватан сакчыларын данладылар
Фото: © Люция Сираҗиева / «Питрәч-информ»
Ленино-Кокушкино авылында 20 нче “Питрәч йолдызчыгы” район конкурс-фестивале узды. Анда 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәрге йөзгә якын катнашучы вокал, хореография һәм конферансье буенча чыгыш ясады.
Программада Җиңүнең 80 еллыгына багышланган патриотик композицияләр аерым урын алды, алар тарихка хөрмәт кенә түгел, ә заманча бию сәнгатенең якты чагылышына да әверелде. Фестивальнең төп бүләген – Гран-прины “Выкрутасы” брейкинг студиясе яулады.
– Элек брейкингны ялгыш брейк-данс дип атаганнар – ул төрле халыкларның биюләрен үз эченә алган альтернатив заманча хореография. Анда рус халык биюенең дә өлеше кергән, – дип аңлатты студия җитәкчесе Любовь Веселова.
Любовь Александровна – тәҗрибәле педагог. 2012 елда ук ул Казанда “Выкрутасы” бию студиясен оештыра. Тагашево авылына күченгәч, аны укучылары белән Яшьләр көнендә чыгыш ясарга чакыралар. Яңа бию юнәлеше районыбызның мәдәният хезмәткәрләрен кызыксындыра һәм аңа эш тәкъдим итәләр. 2023 елдан ул Ленино-Кокушкинода яшь питрәчлеләр белән шөгыльләнә. Балалар кече һәм олы төркемнәргә бүленгән. Иң кечкенә биюче Мирон Толовскихка биш яшь, иң олысы Камал Минһаҗевка 15 яшь.
Бу фестивальдә “Выкрутасы” икенче тапкыр чыгыш ясый. Узган ел, яңа катнашучылар буларак, алар җиңүгә дәгъва итмиләр. Әмма быел, шулай ук үз алларына зур максатлар куймыйча, Гран-при алдылар. Алар тарафыннан “Любэ” төркеме җырына куелган “Орлята” патриотик номеры тулы бер сюжет линиясен тәшкил итә.
– Башта балалар үзләре самолет төзиләр: кемдер канатын, кемдер турбина, кемдер нигезен ясый. Бу эш аларны берләштерә. Аннары очучыларны акробатика элементлары белән очуга әзерләү бара. Аннан соң балалар күктә канатлы очкычны сурәтлиләр. Номер азагында алар, илһам, җиңү һәм ирек символы буларак, үз куллары белән ясалган кәгазь самолетларны залга очыралар, – дип сөйләде Любовь Александровна.
Ул брейкинг студиясе популярлык казанды, дип таный, һәм һәрвакыт язылырга теләүчеләр бар, әмма укытучы, программадан артта калмасыннар өчен балаларны елына бер тапкыр сентябрьдә җыя. Студиянең конкурсларда һәм балаларның гомуми үсешендә нәтиҗәгә педагог-балалар-ата-аналар тандемы ярдәмендә ирешелүен билгеләп үтә.
Күп кенә иҗат номерлары халык мәдәнияте рухы белән сугарылган, моны сәхнә костюмнары ассызыклады. Богородск авылыннан “Саф” хореография коллективы зәңгәр атлас киемнәрдән авар биюен башкарды. Бу номер фестивальгә кабатланмас колорит бирде.
– Безгә милли биюләрне өйрәнү кызык, аларның һәркайсы конкрет халыкның мәдәниятен, гореф-гадәтләрен һәм хискичерешләрен чагылдыра. Авар биюе Кавказның төп халыкларының берсенә карый. Ул энергия, якты хискичерешләр белән тулы, – диде педагог Рәсимә Сафина.
Коллектив 2020 елдан бирле эшли. Анда җидедән 14 яшькә кадәрге балалар шөгыльләнә. Фестивальдә алар икенче урынны алдылар. Әгәр алдагы катнашучылар бию сәнгате аша патриотлыкны күрсәтә алсалар, Цареводан алтынчы сыйныф укучысы Нелия Кошельгә күңелләргә үтеп керерлек тавыш ярдәм итте. Аның музыкага мәхәббәте балачактан ук башлана.
– Кечкенә чагымда өйдә гел җырлый идем һәм әнидән мине вокалга бирүен сорадым. Минем әни матур җырлый, ул музыкада уңышларга ирешә алыр иде, әмма һөнәре буенча ул педагог. Минем белән ярдәмчел, ачык күңелле Валентина Валерьевна шөгыльләнә. Әгәр минем нидер барып чыкмаса, без кабатлап эшлибез, ул беркайчан да тавышын күтәрми, һәрвакыт барысын да тыныч кына аңлата, – дип сөйләде Нелия.
Кыз “Питрәч йолдызчыгы”нда беренче урын алуының уңыш сере дип “Победная” җырын чын күңелдән башкаруын саный.
– Аны яхшы җырлар өчен һәр нотаны, һәр сүзне тоярга, Ватаныбыз белән горурланырга кирәк, – ди Нелия.
Киләчәктә ул сәхнә турында хыяллана һәм Санкт-Петербург югары уку йортына керергә планлаштыра. Өченче, икенче һәм беренче дәрәҗә лауреатларга медальләр, дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Марина Харитонова һәм мәдәният бүлеге башлыгы Ирина Сәлахова тапшырды.
– Беренче чиратта, педагогларга, җитәкчеләргә һәм, әлбәттә инде, ата-аналарга рәхмәт белдерәсем килә, – диде Ирина Николаевна. – Сәхнәдә бу өч минутлык чыгышлар артында нинди зур хезмәт ятканын мин бик яхшы беләм. Һәр номерга күпме түземлек, бөтен команданың эше салынган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа