Ленино-Кокушкино авылында «Питрәч йолдызчыгы – 2025» 20 нче район конкурс-фестивале узды. Чарада 5 яшьтән алып 21 яшькә кадәрге 100гә якын талантлы артист катнашты. Яшь талантлар үзләренең вокал, хореография осталыкларын тәкъдим иттеләр, шулай ук үзләрен конферансье ролендә күрсәттеләр.