Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Покров

"Покров" сүзе безнең телдә әйткәндә "бөркәвеч" дигәнне аңлата.

Ул Изге Кыз Мариянең башына кигән яулыгы. Грек телендә аны "омофор" дип атаганнар. Бу бөркәвеч Константинополь шәһәрендә Изге "Влахернский" атлы чиркәүдә сакланып калган. Бу баш яулыгы белән бергә Изге Мариянең Иерусалим шәһәреннән алып кайткан бил путасы да сакланган. Ул вакытларда Константинопольдә Лев атлы патша торган. Нәкъ 903 нче елның 14 октябрендә булган бу хәл.

Андрей Юродивый исемле солдат, Константинополь шәһәрен саклап калыр өчен, наскәре белән сугышка чыгып китәр алдыннан, "Влахернский" чиркәвендә келәү иткән вакытта, һавада бөркәвече белән бөркәп, Изге Ананың яктырылып торганын күргәннәр. Һәм йолдызлардан коеп язылган "җиң" дигән сүз дә булган. Изге Ананы төрле яктан, фәрештәләр, апостоллар, пайгәмбәрләр яктырылып, саклап торганнар. Мария Ана шулай күренүе белән солдатларның җиңеп кайтасын, Константинополь шәһәрен бөркәвече белән бөркәп, бәлалардан саклап торганын күрсәткән. Бу кодрәтне күргәч, Андрей Юродивый, солдатларны чумылдырып, кач кигезгән, кач сурәтен күтәреп, сугышка киткәннәр. Шушы Константинопольдәге булган хәл дошманнарны да шаккатырган. Җиңелүче солдатлар да чумылырга сораганнар. Ул вакытлардан бирле сакланып килгән бу бәйрәм зур бәйрәмнәр исемлегенә кергән. Изге Ананың бу тәресеннән күргән кодрәтләрне язып бетерерлек түгел.

Кадерле туганнар, Изге Ананың сезнең өчен теләк итеп, бөркәүче белән каплап торганына сөенеп, зур бәйрәмне искә алырга килүегезне көтеп калабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X